2012 елның гыйнварында Татарстанда 243 мең кв. метр торак сафка баскан. Бу еллык планнан 10%
11.02.2012Гыйнвар аенда Татарстанда 243 мең кв. м. торак тапшырылган, бу еллык бурычның 10 процентын тәшкил итә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт йортында төзелеш һәм торакны файдалануга тапшыруга, Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итүгә, гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү буенча адреслы программаны гамәлгә ашыруга багышланган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак- коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин белдерде.
ТР Хөкүмәт йортына узган киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Бу чарада ТР Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.
Соңгы ике атнада 106 мең кв. м. торак тапшырылган. Узган елгы күрсәткечләр белән чагыштырганда 135 процент тәшкил итә.
10 февральгә булган мәгълүматлар буенча социаль ипотка буенча 120 йортның 28е файдалануга тапшырылган дип белдерде Ирек Фәйзуллин киңәшмәдә катнашучыларга. Февральдә 4 йортның икесе тапшырылган.
Торакларны тапшыру бурычын үтәүне бәяләү буенча төгәл системасы булырга тиеш, дип саный Рөстәм Миңнеханов. Аның фикеренә караганда бу теге яки бу объектта эшләрнең никадәр актив һәм үз вакытында алып барылуын күрергә мөмкинлек бирәчәк.
Татарстан Президенты бүгенге киңәшмәдә йорт янын төзекләндерү, фатирларны эшләү буенча эшләрнең сыйфатына игътибарны юнәлтте. Рөстәм Миңнеханов тискәре мисал буларак, “Твиттер”да зарланучы мисалын китерде. Төзелеш эшләре сыйфатлы булырга, тиешле хезмәтләр эшләрнең үтәлешен һәм кулланыла торган материалларның таләпләргә туры килүен, проект документларын тикшерергә тиеш дип ассызыклады ул. “Бер йортны да тикшерүләрсез кабул итмәскә”, - диде ТР Президенты һәм киңәшмәдә катншаучыларны шикаятьләргә игътибарлы булырга чакырды.
ТР Президенты матбугат хезмәте