Һәлакәттәге “Булгария” теплоходындагыларга ярдәм күрсәткән “Арабелла” теплоходы экипажына дәүләт бүләкләре тапшырылды
10.02.2012Бүген Казан Кремленда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән РФ транспорт министры Игорь Левитин узган елның 10 июлендә Куйбышев су саклагычында һәлакәткә очраган “Булгария” теплоходындагыларга фидакарьләрчә ярдәм күрсәткән, үлемнән коткарган “Арабелла” теплоходы экипажы әгъзаларына дәүләт бүләкләре тапшырды.
Тантананы ачып, министр экипажга мөрәҗәгатендә, сез беренче булып ярдәмгә килдегез, шушы катлаулы фаҗигале хәлдә булдыра алганның барысын да эшләдегез, дип билгеләп үтте. Һава, су, коры җир транспортчылары әзерли торган уку йортларының барысында да өйрәнүләр катлаулы шартларда югалып калмауга һәм транспортчыларга гомерләрен ышанып тапшырган кешеләрнең иминлеген саклап калуга юнәлтелгән. “Кичә Дәүләт Думасында эчке су юлларында чараларны кискенләштерү буенча законнар пакеты беренче укылышта кабул ителде. “Булгария” безгә, мондый хәл бүтән беркайчан да кабатланмасын өчен, сабак булырга тиеш. Куркынычсызлык ягын санга сукмый тиз арада акча эшләү теләге һәрвакыт шундый нәтиҗәгә китерә”, - диде И.Левитин әлеге сәфәрне оештыручылар турында.
“Арабелла” теплоходы капитаны Роман Лизалин Батырлык ордены белән бүләкләнде, экипажның тагын 10 кешесе – “Һәлак булучыларны коткарган өчен” медале белән. Алар арасында капитанның өлкән ярдәмчесе Роман Фадеев, икенче ярдәмчесе Олег Горбунов һәм өченче ярдәмчесе Вячеслав Мигушин, механикның икенче ярдәмчесе Евгений Абрамов һәм өченче ярдәмчесе Дмитрий Козынбаев, боцман Сергей Чапыжников, рулевой Альберт Шаврин, электромеханик Александр Сидоров, судно фельдшеры Наталья Сидорова, круиз директоры Аллен Гаврилов кебек шәхесләр бар.
“Бу фаҗига безне якынайтты: башка ике судно, ни үкенеч, узып киткән чакта “Арабелла” экипажы кешеләрне коткарырга ашыкты – яшьләребезне тәрбияләүдә бу бик ачык мисал, үрнәк. Безнең заманда илдә батырлар юк диләр, бу һич тә алай түгел: бар алар һәм безнең күз алдында! Һичшиксез, без алар белән горурланабыз. Беләм: бу фаҗига сезнең йөрәкләрдә сакланачак”, - диде Татарстан Президенты Р.Миңнеханов.
Шул рәвешле, РФ Президенты Указы һәм йөкләмәсе буенча, Татарстан Президенты белән федераль министр “Арабелла” теплоходы экипажына дәүләт бүләкләре тапшырып, кискен хәлдә югалып калмыйча, батырлык күрсәтеп кешеләрне коткарганнары өчен олы рәхмәт белдерделәр һәм сәламәтлек, бәхет теләделәр, истәлеккә фотосурәткә төштеләр.
“Арабелла” капитаны Роман Лизалин җавап сүзендә, без гражданлык бурычыбызны үтәдек, дисә, соңыннан журналистлар белән очрашкач, 2012 ел навигациясе куркынычсызрак булырга тиеш, шуның өчен барысы да эшләнсен иде, дигән фикер белдерде.
Батырларны тәбрикләү чарасында ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин һ.б. рәсми затлар катнашты.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы