Казанга эшлекле визит белән РФ транспорт министры Игорь Левитин килде
10.02.2012Бүген Татарстан Республикасына Россия Федерациясе транспорт министры Игорь Левитин килде. «Казан» халыкара аэропортында аны ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР траснпорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин һ.б. каршы алды.
Игорь Левитин шунда ук «Казан» халыкара аэропортын төзекләндерү барышы белән танышты. Аннары РФ транспорт министры һәм аны озатып йөрүче затлар Казан транспорт инфраструктурасының төзелеш бара торган объектларын, шул исәптә транспорт чишелешләрен карады.
ТР Президенты матбугат хезмәте