Бүген илебезнең мөһим бәйрәме - Россия көне. Бу хакта бүген 12 июнь - Россия көне уңаеннан оештырылган бәйрәм концертында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белдерде.
Рөстәм Миңнеханов чыгышында билгеләгәнчә, бәйрәмне бөтен ил казанышлар, уңышлар, яңа сафка кертелгән объектлар белән билгеләп үтә.
Татарстан Президенты янә оештырылган мәйданчыкны - 2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионаты - FIFA җанатарлары өчен фестиваль зонасын мисал итеп китерде. Ул исәкәрткәнчә, Казанда шулай ук футбол чемпионаты алдыннан "Фестиваль" бульвары төзелде - ул "Кәҗә бистәсе" метро станциясеннән "Казан" гаилә үзәгенә алып бара.
Казанда да, республикада да гражданнар тормыш сыйфатын яхшырту. иҗтимагый киңлекләрне үстерү өлкәсендә бик күп эш башкарыла, диде Рөстәм Миңнеханов.
"Без илебез белән горурланабыз! - диде Рөстәм Миңнеханов. - Россия көчле булырга тиеш! Һәм Татарстан шул көчкә үз өлешен кертергә тиеш".
Сәхнәдән Россия Федерациясе гимны яңгырады, аны башкаруга кунаклар, волонтерлар, яшьләр оешмалары вәкилләре кушылды.