Төбәкләр проблемалары турында - Европа Советы трибунасыннан
09.02.2012Страсбургта Европа Советы Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессы Актуаль мәсьәләләр буенча комитетының чираттагы утырышы тәмамланды. Анда ТР Дәүләт Советы Рәисе, Комитет рәисе урынбасары Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Форумда катнашучылар төбәкләр һәм муниципалитетлар дәрәҗәсендә кризис белән бәйле хәлләрдән чыгу буенча Европа тәҗрибәсе, Конгрессның Көньяк Урта диңгез буендагы дәүләтләрдә мәдәни мирасны саклауда һәм туризм өлкәсен үстерүдә демократия мәсьәләләре үсешенә карата позициясе турында фикер алышты.
Европа илләрендә яшьләрнең иҗтимагый-сәяси тормышта катнашуын активлаштыру мәсьәләсе буенча фикер алышканда Фәрит Мөхәммәтшин уңай мисал итеп безнең республика тәҗрибәсен китерде. Татарстанда толерантлык һәм төрле милләт вәкилләренең дус-тату яшәү, этник традицияләргә хөрмәт белән карау сыйфатлары дистә еллар буена тотрыклы үсешнең нигезе булып тора.
Европа җәмәгатьчелеге вәкилләре 2013 елда Универсиада уздыруга әзерлек турында мәгълүматны зур кызыксыну белән тыңлады. Татарстан Россия студентлары үзәге булып тора, дистәләрчә вузларда бүгенге көндә 200 меңнән артык студент белем ала. Татарстан парламенты башлыгы фикеренчә, ярыш рухы, сәламәт тормыш белән яшәү яшьләрне берләштерә.
Фәрит Мөхәммәтшин хәзерге яшьләр сүлпән һәм сәясәт белән кызыксынмый дигән фикер белән килешмәвен белдерде. Ул кыскача гына ТР Дәүләт Советы карамагындагы Иҗтимагый яшьләр палатасы эшчәнлеге белән таныштырып үтте. Әлеге палата 8 ел эчендә яшь татарстанлыларга парламент трибунасыннан үзләрен борчыган проблемалар турында сөйләргә мөмкинлек биргән, булачак сәясәтчеләр өчен башлап җибәрү урыны булган.
Утырышта Татарстан спикеры Европа төбәкләре ассамблеясенең Мәдәният, мәгариф, яшьләр һәм халыкара һәм төбәкара хезмәттәшлек комитеты Рәисе Ханде Бозатлы белән республиканың Европа төбәкләре ассамблеясе мәйданчыгы аша Европа төбәкләре белән хезмәттәшлек итү перспективалары турында фикер алышты.