Дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының егерме алтынчы утырышы 16 февральдә узачак
09.02.2012Дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының егерме алтынчы утырышы 16 февральдә узачак. Бүген бу хакта Татарстан парламенты башлыгы урынбасары Александр Гусев җитәкчелек иткән Президиум утырышында хәбәр ителде.
ТР Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина белдергәнчә, сессиянең көн тәртибенә 28 мәсьәлә кертелә. Алар арасында Татарстан Республикасының унике закон проекты, 12 федераль закон проекты бар.
Аерым алганда, депутатларга беренче укылышта республиканың административ-территориаль корылышы, оешмалар милкенә салым, дәүләт-хосусый партнерлык, дәүләт милкен хосусыйлаштыру турында законнарына, Торак кодексына үзгәрешләр кертү белән бәйле закон проектларын карарга тәкъдим ителә.
Парламент тарихында беренче тапкыр ТР буенча Эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров полициянең 2011 елдагы эшчәнлеге турында хисап тотачак. Ул “Хөкүмәт сәгате” форматында оештырылачак. Депутатлар шулай ук ТР Үзәк сайлау комиссиясенең ТР Дәүләт Советына узган өстәмә сайлауларны әзерләү өчен бирелгән бюджет акчасы тотылышы хакындагы мәгълүматы тыңланачак.
Бүген Президиум утырышында шулай ук ТР Дәүләт Советының 2012 елга якынча эш планы каралды. Ул комитетлардан, комиссияләрдән һәм депутат берләшмәләреннән кергән тәкъдимнәрне исәпкә алып төзелгән. Лилия Маврина белдергәнчә, планда РФ һәм ТР Президентларының Юлламаларында яңгыраган көнүзәк мәсьәләләр чагылыш тапкан. Бу елда Ачык ишекләр көне, парламент дәресләре, парламент тыңлаулары узачак, законнарның үтәлеше тикшереләчәк, комитетларның хисаплары тыңланачак. Июнь аенда “ТР Конституциясе: 20 ел нәтиҗәле хезмәттә һәм үсештә” дип аталган киңәйтелгән “түгәрәк өстәл” утырышы узачак.
Президиум әгъзалары ТР Дәүләт Советы комитетлары һәм депутат берләшмәләреннән ТР Президентына юллана торган, ТР башкарма хакимият органнары эшчәнлегенә кагылышлы мәсьәләләр исемлеген раслады.
ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән хезмәттәшлек итү бүлеге