Илдар Халиков Минзәлә муниципаль районында эшлекле визит белән булды

08.02.2012

Бүген Татарстан хөкүмәте рәисе Илдар Халиков Минзәлә муниципаль районында эшлекле визит белән булды.

Ул Татарстанның Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев белән авария хәлендәге йорттан күчерергә тиешле гаиләләр өчен салынучы 36 фатирлы йорт төзелешен, Садак бистәсендәге сугыш ветераннары өчен һәм социаль ипотека буенча өйләрне, “Бәләкәч” программасы буенча ремонтланучы бинаны карады. Аннан соң эшмәкәр Илмир Әхмәтҗановның “Алтын май” предприятиесендә булды. Предприятие элеккеге котельня бинасына урнашкан. Бу предприятие көнбагыш мае җитештерү белән шөгыльләнә. Әлеге предприятие 14 минзәләлене эшле итте. Биредә тәүлегенә 5 тонна үсемлек мае чыгарыла. Фирманың продукциясен алу өчен чират торалар. Самара өлкәсеннән алып кайткан көнбагышның май чыгарылганнан соң калдыгы да әрәм булмый. Минзәлә район терлекчеләре калдыктан ясалган жмыхны рәхмәт әйтә-әйтә алалар.

Соңыннан премьер-министр Минзәлә муниципаль районы Советы утырышында катнашты. Совет утырышында ясаган чыгышында ул минзәләлеләрне республиканың социаль экономикасына кагылышлы саннар белән таныштырды. Районның үз керемнәрен арттыруын уңай бәяләде, алда торган бурычлар турында сөйләде. Аерым алганда районда физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүчеләр санының күп булуын уңай яктан бәяләде, демографик хәлнең яхшыра баруын әйтте. Утырышта күтәрелгән сорауларга җавап бирде. Бер төркем алдынгыларга республика һәм Россия оборона министрлыгының бүләкләрен һәм грамоталарын тапшырды.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы