Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан татарлары советы рәисе белән очрашты
08.02.2012Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан татарлары советы рәисе Рим Гиниатуллин белән очрашты. Очрашуда шулай ук ТР Президентының Тышкы элемтәләр департаменты директоры – ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов катнашты.
Элек Рим Гиниатуллин Үзбәкстан Хөкүмәтендә төрле вазыйфаларда эшләгән – мелиорация министры, вице-премьер булган. Хәзерге вакытта Р.Гиниатуллин Үзбәкстан татар җәмгыяте активистларының берсе.
Очрашуда Рим Гиниатуллин Рөстәм Миңнехановка Үзбәкстан татар җәмгыяте эшчәнлеге турында сөйләде.
Үзбәкстан татарлары советы рәисе Р.Миңнехановка Татарстан белән Үзбәкстан татарлары арасында мәдәни элемтәгә күбрәк игътибар бирүне сорап мөрәҗәгать итте. Рим Гиниатуллин сүзләренә караганда, Үзбәкстан татарларлары җәмгыять үткәрә торган Сабантуй һәм Татарстан көннәрендә дә ТР иҗат коллективларын кунакта күрергә тели.
Рөстәм Миңнеханов Рим Гиниатуллинга Казанга визиты өчен рәхмәт белдерде һәм Искәндәр Мөфлихановка Үзбәкстан татарларына ярдәм итүне йөкләде.
ТР Президенты матбугат хезмәте