ТР Президенты Татарстанның Балтач районында удмурт мәктәбендә булды

08.02.2012

Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Балтач һәм Кукмара районнарына эш сәфәре кысаларында Кече Лыза авылындагы урта мәктәптә булды.

Балтач муниципаль районының Кече Лыза урта гомумбелем бирү мәктәбендә Кече Лыза һәм якын-тирә авыллардан 151 бала укый. 2010 елның сентябрендә мәктәп 2400 квадрат метр мәйданлы яңа бинага күчкән. Авыл халкының күпчелеген удмуртлар тәшкил иткән Кече Лыза мәктәбе милли белем учагы санала һәм танылган удмурт язучысы Григорий Медведев исемен йөртә.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белем бирү учреждениесенә визиты барышында сыйныфларга кереп, укучылар белән аралашты. Республика башлыгы белем учагы удмурт мәктәбе булса да, укучылар һәм мөгаллимнәрнең татарча да яхшы белүләрен билгеләп үтте. Р.Миңнеханов фикеренчә, бу Татарстандагы барлык милли мәктәпләр өчен дә яхшы үрнәк.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук Балтач районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очрашты һәм Үзәк мәдәният йортында районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре күргәзмәсен карады. Шуннан соң Татарстан Президенты республиканың Балтач муниципаль район Советы утырышында катнашты.

ТР Президенты матбугат хезмәте