Рөстәм Миңнеханов Кукмара муниципаль районында булды

08.02.2012

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Кукмара муниципаль районында эш сәфәрендә. Республика башлыгы Кукмарада гражданнарны аварияле тораклардан күчерү программасы буенча Гафиятуллин урамында төзелгән йортларны карады.

Р.Миңнеханов Федоровлар гаиләсенең 2 бүлмәле фатирын карады. Алексей белән Ания Федоровлар яңа торак алганчы 7 ел иске йорта яшәгән. Гаилә башлыгы Алексей Федоров полиция хезмәткәре. Ул яңа фатирлы булуларына шат булуын белдерде.

Республика Президенты Федоровлар гаиләсенә плазма телевизор һәм 5 яшьлек кызларына йомшак уенчык бүләк итте. Р.Миңнеханов йортларны карагач җирле халык белән аралашты.

Кукмара башкарма комитеты җитәкчесе Фаил Газизов белдергәнчә, гражданнарны аварияле тораклардан күчерү программасы буенча 3 катлы ике йорт узган елның җәендә төзелә башлаган. Йортлар декабрьдә үк тапшырылган, шулай итеп 42 гаилә яңа фатирлы булган. Кукмарада тагын 21 йорт авария хәлендә кала.

Татарстан Президенты яңа йортларны карагач, “Кукмара металл савыт-саба заводы” ААҖ нә юнәлде. Аннары район мәдәният йортында республика башлыгы катнашында “Кукмара районының 2011 елда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2012 елга бурычлары”на багышланган Кукмара районы Советы утырышы узачак.

ТР Президенты матбугат хезмәте