Рөстәм Миңнеханов: “Кеше һәм сәнәгать потенциалы зур булган Азнакай лидер булырга тиеш”

07.02.2012

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Азнакай районында эш сәфәрендә булды. Сәфәрдә республика башлыгын ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов, Азнакай муниципаль районы башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин, “Татнефть” ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаутдинов һ.б. рәсми затлар озатып йөрде.

Район белән танышуны Президент Митрәй авылында Зиннур Шәвәлиевның крестьян-фермер хуҗалыгыннан башлады. Бүгенге көндә хуҗалыкта 40 баш яшь мөгезле эре терлек, 44 баш нәселле кәҗә исәпләнә. Хуҗалыкта эшләрнең зур өлеше механикалаштырылган. Президент биредә күргәннәрдән канәгать калып, хуҗалыкны алга таба үстерү буенча үзенең кайбер тәкъдимнәрен җиткерде, терлекчеләр белән аралашты.

Соңрак Президент һәм аны озатып йөрүчеләр Азнакайның “Нефтемаш” заводында булды. Заводның генераль директоры Марат Гайсин кунакларны предприятиенең социаль-икътисади хәле белән таныштырды, завод продукциясен – махсус техниканың төрле модельләрен тәкъдим итте. Завод шулай ук төрле мәйдандагы фельдшер-акушерлык пунктларының модульләрен, күчмә флюорография, маммография кабинетларын, стоматология комплексларын тәкъдим итәргә әзер булуын белдерә.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук район советының муниципаль районның узган елда социаль-үсеш йомгакларына һәм 2012 елга бурычлар билгеләүгә багышланган утырышында катнашты.

Район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин чыгышында белдергәнчә, 2011 ел район өчен икътисад, төзелеш, мәгариф һ.б. өлкәләрдә уңышлы булган. Бу, үз чиратында, җирле үзидарә органнары эшчәнлегендә, халыкның яшәү дәрәҗәсендә чагылыш тапкан. Мәсәлән, урта һәм эре җитештерү предприятиесендә хезмәт куючының уртача эш хакы 17300 сум, халыкның җан башына кереме 10853 сум булган. Бу күрсәткечләрдә, 2010 елга караганда, үсеш күзәтелә.

2012 ел башына районда эшсезләр икътисади актив халыкның 2,4 процентын тәшкил иткән (815 кеше). Бер ел элек кенә аларның саны 1051 булган. Узган ел районда 105 кеше үзенең бизнесын булдырган.

Төзелеш өлкәсендә дә план арттырып үтәлгән. Гомуми мәйданы 22,4 мең кв метр булган торак төзелеп, сафка бастырылган. Авария хәлендәге 8 йортта яшәүче 58 гаилә 2 яңа йорттан фатирлар алган. Әмма бүгенге көндә тузган тагын шундый 34 йорт исәпләнә (272 фатир). Утырышта билгеләп үтелгәнчә, бу проблеманы чишү өчен республика җитәкчелегенең ярдәме кирәк.

Район советы утырышында шулай ук җирле депутатлар, авыл хуҗалыгы берләшмәләре җитәкчеләре чыгышлары тыңланды. Аларда авыл хуҗалыгы машиналары паркын яңарту, кварталлар эчендәге юлларны төзекләндерү, су белән тәэмин итү, җирле чимал белән эшләүче яңа производстволар булдыруга кагылышлы мәсьәләләр күтәрелде.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов район халкына һәм районның яңа җитәкчелегенә ышаныч белдереп, шушындый зур сәнәгый һәм кеше потенциалы булган Азнакайның лидер булырга тиешлеген ассызыклады. “Сездә нефть чыгару тармагы үскән, төрле предприятиеләр дә эшли, җирнең эшләвенә дә ирешергә кирәк”, - дип республика башлыгы авыл хуҗалыгын һәм гаилә фермаларын үстерү зарурлыгын искәртте.

Аның белдерүенчә, нефть чыгару республика икътисадының нигезе булды һәм шулай булып калачак. Без алдагы 20 елда нефть чыгару күләмен 30 млн тонна дәрәҗәсендә тәэмин итү бурычын куябыз, дип Президент район активын “ТАНЕКО” проектын гамәлгә ашыруның барышы белән таныштырды. Ул шулай ук тагын бер эре проект – “Форд Соллерс”ны гамәлгә ашыру турында сөйләде. “Республиканың инвестицияләр җәлеп итү өчен шартлар тудыруы автомобиль җитештерүче башка эре компанияләрдә дә кызыксыну уята. Алар Чаллыда һәм Алабугада үз производстволарын ачачак”, -диде ул.

Президент билгеләп узганча, халыкның табигый үсеше татарстанлыларның яшәү сыйфатының яхшыруы хакында сөйли. Республика башлыгы узган ел соңгы 20 елда беренче тапкыр республика халкының табигый үсеше 4 меңгә якынлашуын җиткереп, туучылар санын арттыруга һәм яшь гаиләләргә ярдәм чараларының нәтиҗәләр бирүен искәртте.

Президент чыгышында торак төзелеше, шул исәптән ветераннар өчен торак төзү мәсьәләсенә дә тукталды. 2005 елдан алып Азнакайдагы 402 ветеран торак шартларын яхшыртуга ирешкән.

Соңыннан ТР Президенты район алдынгыларына ТР Дәүләт бүләкләрен тапшырды.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы