Рөстәм Миңнеханов: «Казаноргсинтез» компаниясенең өстенлеге – актив инвестиция эшчәнлеге һәм җитештерүне яңарту

06.06.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казаноргсинтез» ГАҖ акционерларының гомуми еллык җыелышында катнашты. Чарада шулай ук «ТАИФ» ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, «Казаноргсинтез» ГАҖ генераль директоры Фәрид Миңнегулов, «ТАИФ» ААҖ генераль директоры урынбасары Руслан Шиһабетдинов һәм башкалар катнашты.

2017 елдагы эшчәнлек йомгаклары турындагы нотык белән «Казаноргсинтез» ГАҖ генераль директоры Фәрид Миңнегулов чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, үткән ел акционер җәмгыяте яхшы финанс нәтиҗәләренә ирешкән.  2017 елда «Казаноргсинтез» компаниясе тарафыннан җитештерелгән товар продукциясе күләме 1 млн. тоннадан артып киткән, шул исәптән  полиэтиленнар – 726 мең 513 тонна.  

2017 елда «Казаноргсинтез» ГАҖ продукция экспортлауны натураль чагылышында 2016 елга карата 16,8%ка арттырган.  

2017 ел йомгаклары буенча салым түләүләре 8,6 млрд. сум тәшкил иткән, шул исәптән Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетына – 5,46 млрд. сум.

Чыгышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, «Казаноргсинтез» – Россия Федерациясе нефть химиясе предприятиеләренең иң эреләреннән берсе һәм полиэтиленнар җитештерү буенча иң алда бара. 2017 елда «Казаноргсинтез» пландагы максатчан күрсәткечләрне арттырып үтәде. Хисап чорында компания катлаулы шартларда эшләде, бу беренче чиратта бәяләрнең 15%ка кадәр төшүе.

«Чимал китереп торучылар белән җентекле эш нәтиҗәсендә предприятие тарихында чимал белән тәэмин итү буенча иң яхшы күрсәткечләргә ирешелде. 2017 елда җитештерелгән товар продукциясе күләме 1 млн. тоннадан артып китте», - диде Рөстәм Миңнеханов.  

«Моннан тыш, өстәлгән бәянең югары өлешен билгеләп үтәргә кирәк – килере күләмендә 42 процент. Бу – республика буенча иң яхшы күрсәткечләрнең берсе».

Компания продукциясенең конкуренциягә сәләте артуның бер мисалы – аның  экспорты арту, диде Рөстәм Миңнеханов.

«Бүген “Казаноргсинтез” – илебезнең нефть химиясе сәнәгатенең иң заманча җиһазландырылган һәм иң нәтиҗәле предприятиеләренең берсе. Ул республика бюджетын барлыкка китерүче әйдәүче бишлеккә керә, Россия фондлары базарының капиталлаштыруы үсеше буенча алдынгы предприятиесе санала», - диде Рөстәм Миңнеханов.

«Казаноргсинтез» кебек предприятеләр эшчәнлеге нәтиҗәсендә республика икътисадта уңай үсеш темпларына ия.   

«Химия һәм нефть химиясе республика икътисадының төп үсеш үзәкләреннән берсе булып калачак. Хисап чорында компания Программы 2025 елга кадәр чорга Үсеш программасының яңа этабын эшләүне тәмалмады. Бу 2021 елга кимендә 100 млрд. сум, 650 мең тонна үз этиленын һәм 1 млн. тонна полиэтилен җитештерү», - дип йомгак ясады Рөстәм Миңнеханов.

Аннары җыелышта «Казаноргсинтез» ГАҖ Директорлар советы составы сайланды. «Казаноргсинтез» ГАҖ Директорлар советы составына махсус хокук («алтын акция») нигезендә дәүләт вәкиле итеп Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров билгеләп куелды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.