Рөстәм Миңнеханов "Ромекс-Кубань" компаниясе җитәкчелеге белән очрашты

05.06.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Ромекс-Кубань" компаниясе генераль директоры Алексей Прокопенко белән очрашты.

Компания инвестицияләр, төзелеш һәм идарә итү өләсендә эшли, коммерцияле һәм торак объектларын гамәлгә ашыра. 

Очрашуда төзелеш һәм инвестицияләр өлкәсендә хезмәттәшлек итүгә перспектив юнәлешләр турында сөйләштеләр. 

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфигыйн, ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев катнаштылар. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.