Рөстәм Миңнеханов КНИТУ-КАИ Германия-Россия яңа технологияләр институты базасында Siemens компетенцияләр үзәген ачуда катнашты

04.06.2018

Бүген Казанда КНИТУ-КАИ Германия-Россия яңа технологияләр институты базасында Siemens махсуслаштырылган компетенцияләр үзәге PLM Software (PLM лабораториясе) ачылды.  

Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, , «Сименс»ның Россиядәге президенты Дитрих Мёллер һәм КНИТУ-КАИ ректоры Альберт Гыйльметдинов катнашты.

PLM үзәге – Германия-Россия яңа технологияләр институты базасында «Сименс» компаниясе белән өченче уртак лаборатория – «Автоматлаштыру» һәм «Релейлы яклау һәм автоматика» юнәлешләре буенча ике уку-фәнни лабораториясе ачылган инде.

Бүген Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар Германия-Россия яңа технологияләр институты базасында аддитив технологияләр үзәген, квант технологияләре үзәген карап чыктылар.   

КНИТУ-КАИ ректоры Альберт Гыйльметдинов хәбәр иткәнчә, бүгенгә республикада бу – иң җиһазландырылган лаборатория.  

«Сименс»ның цифрлы хәл ителешләре цифрлы трансформация нәтиҗәсендә сәнәгать өчен яңа мөмкинлекләр ачуга юнәлгән. Компания югары уку йортына махсуслаштырылган программа тәэмин ителеше (CAD/CAM NX, PLM/PDM Teamcenter, Simcenter, Simatic IT) буенча 25 коммерциячел һәм 500 академик лицензия тапшырды.

«Сименс»ның Россиядәге президенты Дитрих Мёллер билгеләп үткәнчә, бу махсуслаштырылган үзәкнең киләчәге зур, һәм бу «безнең хезмәттәшлектә соңгы адым түгел».

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, бүген «сөйләшүләрдән эшкә күчәргә кирәк». Бик шәп булган, – диде Рөстәм Миңнеханов, «Сименс» компаниясе һәм КНИТУ-КАИ җитәкчелегенә мөрәҗәгать итеп.

Безнең машина төзелеше комплексының барлык предприятиеләре дә бу технологияләрне куллана алачак, дип саный Рөстәм Миңнеханов. Ул   «Сименс» җитәкчелегенә махсуслаштырылган компетенцияләр үзәген булдырган өчен рәхмәт белдерде һәм технологияләргә дә, югары квалификацияле кадрларга да ихтыяҗ булырлык гамәли бурычларны алга куярга тәкъдим итте.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.