Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путинның Әбу-Даби варис шахзадәсе Мөхәммәд Ән Нәхәйян белән очрашуында катнашты

01.06.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәренә барды.   

Эш сәфәре кысаларында ул Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Әбу-Даби варис шахзадәсе Мөхәммәд Ән Нәхәйян белән очрашуында катнашты.

Очрашу Кремльдә узды.

Владимир Путин Әбу-Даби варис шахзадәсе, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре Кораллы көчләренең Югары баш командующие урынбасары Мөхәммәд Ән Нәхәйянны Кремльдә кабул итте.   

Очрашу барышында яклар Россия-Әмирлек арасында сәүдә-икътисадый һәм инвестицияләр өлкәләрендәге хезмәттәшлекне киләчәктә үстерү мәсьәләләре турында, энегетика тармагында агымдагы вәзгыять турында, шулай ук халыкара һәм төбәк көн тәртибенең актуаль темалары турында фикер алыштылар.  

Моннан тыш, Владимир Путин һәм Мөхәммәд Ән Нәхәйян Россия Федерациясе белән Берләшкән Гарәп Әмирлекләре арасында Стратегик партнёрлык турында декларация имзаладылар. 

Имзалау тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.   


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина. kremlin.ru сайты материаллары буенча