Рөстәм Миңнеханов: Татарстан мәктәпләренә капиталь ремонт ясау мәсьәләсе нык контрольдә тотылачак

04.02.2012

Татарстанда 2012 елда капремонт ясалырга тиешле 154 гомуми белем бирү мәктәпләр исемлеге расланган. Бу хакта бүген ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин видеоконференция режимында узган Татарстанда “Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм итү фонды” һәм мәгариф объектларын капиталь ремонтлау Законын гамәлгә ашыру мәсьәләләренә багышланган республика киңәшмәсендә белдерде.
Киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде, анда республика Премьер-министры Илдар Халиков, министрлык һәм ведомство, ТР муниципаль берәмлекләр җитәкчеләре катнашты.

Министр быел ТР гомуми белем бирү мәктәпләрен капиталь ремонтлау буенча 3 еллык программа старт ала, анда республиканың барлык муниципаль берәмлекләр катнаша дип белдерде.
Быел 1 млрд. 548,5 млн. сумга 154 муниципаль мәктәпне ремонтлау планлаштырыла. Программада 30 елдан артык элек төзелгән 780нән артык мәктәп катнашачак.
“Татарстанда 2012 елда капремонт ясалырга тиешле мәктәпләр исемлеге расланды, - дип билгеләп үтте Ирек Фәйзуллин. – Бу программага коррекция мәктәпләреннән башка 154 муниципаль мәктәп кергән. Коррекция мәктәпләре буенча документлар әзерләнә. Алар аерым карар нигезендә расланачак – быел андый мәктәпләр 13”.
Мәктәпләрне капиталь ремонтлау эшен май аенда башлау зарур, шуңа күрә уку программасын иртәрәк үтеп бетерү планлаштырыла, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
“Бар җирдә дә катгый контроль булачак. Монда урлау очраклары булырга тиеш түгел, - дип ассызыклады ТР Президенты. – Балаларныкын урларга ярамый – бу гөнаһ. Балаларның мондый шартларда укуы өчен безгә болай да оят булырга тиеш. Мәктәпләрне, поликлиникаларны тәртипкә китерергә кирәк. Мондый мәктәптә белем алучыларның уку теләге булмаска мөмкин. Мәктәпләрне ремонтлагач, бәлки балалар яхшырак укый башлар. Мәктәпләрнең нинди булуы – балалар сәламәтлегенә дә йогынты ясый”.
Рөстәм Миңеханов барлык мәктәпләрдә дә капиталь ремонтны тиешле дәрәҗәдә башкаруны йөкләде. Аның сүзләренә караганда, яхшы подрядчы сайлау һәм төгәл эш схемасын билгеләү мөһим.

ТР Президенты матбугат хезмәте