Капиталь ремонт буенча эшләр Татарстанның 7 муниципаль берәмлегендә 45 йортта башланган
04.02.2012Татарстанның 17 муниципаль берәмлегенең 145 йортында капиталь ремонт эшләре башланган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт йортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәргән республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин белдерде.
Министр белдерүенчә, 2012 елгы капиталь ремонт программасында гомуми мәйданы 5,33 млн. кв.м. булган 843 күпфатирлы йорт катнаша. 220,8 мең гражданның торак шартларын яхшырту планлаштырыла.
Ирек Фәйзуллин Әлки һәм Алабуга муниципаль районнары бүгенге көнгә кадәр капремонт программасында катнашу өчен документлар тапшырмаган, бу республиканың Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм итү фондыннан финанслауда катнашуын тоткарлый диде. Аның сүзләренә караганда, документ күп санлы хаталар булу сәбәпле кабул ителмәгән.
ТР Премьер-министры Илдар Халиков андый муниципаль районнарны 2012 елгы капиталь ремонт программасында катнаштырмаска тәкъдим итте. ТР Президенты видеоэлемтә буенча район башлыклары белән элемтәгә кереп, документларны тәртипкә китерүгә бер көн бирде. “Әгәр бер тәүлек эчендә документларны тапшырмасагыз, 2012 ел программасыннан төшеп каласыз һәм халык кем гаепле булуын беләчәк”, -дип мөрәҗәгать итте ТР башлыгы әлеге районнар җитәкчеләренә.
Киңәшмәдә шулай ук 10 февральгә кадәр капремонт эшләрен башкару өчен барлык районнар буенча да подрядчылар сайланып бетәргә тиешлеге хакында да мәгълүмат булды. Рөстәм Миңнеханов ММЧда намуссыз подрядчылар исемлеген бастырырга тәкъдим итте, бу аларга башка урында да эш бирмәсеннәр өчен эшләнә. 2011 ел нәтиҗәләре буенча шундый өч подрядчы компания ачыкланган.
ТР Президенты сүзләренә караганда, сентябрь уртасында ягулык сезоны башлану белән капиталь ремонт программасын тәмамлау зарур.
ТР Президенты матбугат хезмәте