Рөстәм Миңнеханов «Ак Барс Хоккей академиясе» Күзәтүчеләр советы утырышында катнашты

01.06.2018

Бүген «Татнефть Арена» боз сараенда Ю.И.Моисеев ис. «Ак Барс Хоккей академиясе» Күзәтүчеләр советы утырышы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды. 

Утырышта Россия Федерациясе Иминлек советы секретаре урынбасары  Рәшид Нургалиев, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры, «Ак Барс» ХК президенты, Татарстан Республикасы Хоккей федерациясе президенты Наиль Маһанов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов һәм башкалар катнашты.

Утырыш башланыр алдыннан Рөстәм Миңнеханов Академиянең яшь тәрбиячеләре белән очрашты. ТР Президенты яшь хоккейчыларны Балаларны яклау көне һәм чираттагы хоккей сезоны тәмалану белән котлады һәм спортта югары казанышлар теләде.   

Утырышта Хоккей академиясе  директоры Евгений Рычковның 2017-2018 елда оешманың эшчәнлеге йомгакларына багышланган нотыгы тыңланылды. Шулай ук «Ак Барс Хоккей академиясе» Күзәтүчеләр советының 2017 елның апрелендә узган киңәшмәсе йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Президенты йөкләмәләрен үтәү турында хисап та тәкъдим ителде.   

Хисап чорында «Ак Барс Хоккей академиясе» халыкара хезмәттәшлек өлешендә эшләр башкарган. 2017 елның июлендә Хоккей академиясе җыелма командасы, Монреальдә балалар хоккей турнирында катнашып, беренче урынны яулаган. 2017 елның декабрендә Казанда «Ак Барс Хоккей академиясе Кубогы»на беренче халыкара балалар турниры уздырылган, анда дүрт илдән тугыз команда катнашкан.

Рөстәм Миңнеханов «Ак Барс Хоккей академиясе»н үстерүнең уңай динамикасын билгеләп үтте. Аның фикеренчә, үткән чорда республика ягыннан ярдәм таләп итүче зур эш башкарылган.

«Ак Барс Хоккей академиясе» эшчәнлеге хоккей үсешенә системалы алымы белән аерылып тора. Күнегүләргә, туклануга һәм медицина мәсьәләләренә, шулай ук, уенчы буларак та, тренер буларак та, шәхси үсешкә зур игътибар бирелә. Шуңа да безнең команданың өченче Гагарин Кубогын яулавында Академиянең өлеше бар», - диде Татарстан Республикасы Президенты.

Шуннан соң Россия Иминлек советы секретаре урынбасары, «Ак Барс Хоккей академиясе» Күзәтүчеләр советы әгъзасы Рәшид Нургалиев билгеләп үткәнчә, Академия эшчәнлегенең нәтиҗәләре – Россиядә хоккейны үстерү буенча беренче комплекслы эш адымы ул. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте. «Ак Барс Хоккей академиясе» матбугат хезмәте ярдәме белән.