Фәрит Мөхәммәтшин: "Татарстанның социаль-икътисадый үсеше дөрес статистикадан да тора"
03.02.2012Узган ел Россия статистика хезмәтенең 200 еллыгы билгеләп үтелде. Ә моннан ике ел элек аларның халыкара танылу алган һөнәри бәйрәмнәре билгеләп үтелә башлады. “Бөтендөнья статистика көнен гамәлгә кую, мәгълүматлары белән дөнья илләренең социаль-икътисади үсешен чагыштыру мөмкинлеген бирүче статистиканы тануда мөһим адым”, -ди Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең ТР идарәсе җитәкчесе Валерий Кандилов. Ул Татарстан статистикасының төбәк тикшеренүләре, инициативалары белән Росстатның әйдәп баручы идарәсе булуын искәртте. Валерий Кандилов Татарстанстатның узган елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре һәм 2012 елга планнары хакында бүген ведомствоның ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында үткән киңәйтелгән коллегиясендә сөйләде. Анда шулай ук ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, ТР Дәүләт советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе Марат Галиев катнашты.
Заман алга барган саен статистика органнарына таләпләр дә арта. Алар үзләре дә камилләшә бара. Валерий Кандилов бүгенге статистика хезмәтенең гади санаучы гына түгел, ә тулы бер фәнни учреждение булуын ассызыклый. Аерым яңа бинада эшләү, заман технологияләре белән җиһазланыш, электрон документ әйләнеше гамәлгә кертелү – боларның барысы да статистика органнарының тагын да оперативрак эшләвен тәэмин итә.
Бүген яшәеш өлкәләрен статистика мәгълүматларыннан башка күзаллау мөмкин түгел. Реаль икътисадның торышы – статистика органнары күзәтүендә булган төп өлкә. Валерий Кандилов узган ел нәтиҗәләре буенча республиканың социаль-икътисади үсешенең күпчелек параметрлары буенча уңай үзгәрешләр күзәтелүен белдерде. 2011 елда барлык күрсәткечләр буенча диярлек кризиска кадәр (2008 елга) булган дәрәҗәгә ирешелгән. Мәсәлән, узган ел сәнәгатьтә җитештерү индексы, 2008 ел белән чагыштырганда 109,8 процент, ваклап сату әйләнеше – 116,3 процент, сафка бастырылган торак күләме – 107,8, халыкның реаль керемнәре – 111,3 процент тәшкил иткән. Рәсми теркәлгән эшсезләр саны 2009 елгы кризис елында 52, 2 мең кеше булса, 2011 ел азагына аларның саны 2 тапкырга кимеп, 28,6 меңгә калган. Шулай да әле бу күрсәткеч буенча 2008 ел дәрәҗәсенә чыгылмаган.
Статистика органнары үзләре алып барган мониторинг нәтиҗәләренә нигезләнеп, хакимият органнарын азык-төлек, сәнәгать товарлары бәяләре, тарифлар хакындагы мәгълүмат белән дә тәэмин итә. Аннан күренгәнчә, республикада 2011 ел башыннан азык-төлек товарлары арасында иң зур бәяләр үсеше кылчыксыз балык итендә (30,4 процент), сыер итендә (28,6 процент) күзәтелгән. Ә бәяләр төшү кәбестәгә (3,5 тапкыр), бәрәңгегә (2,7 тапкыр), кишер белән суганга (2 тапкыр), карабодай һәм тары ярмаларына (36-39,4 процент) кагылган. Сәнәгать товарларыннан 2011 ел башыннан тәмәке бәясе 20,1 процентка, бензин хакы 19,4 процентка, юу-чистарту чаралары –якынча 11 процентка, аяк киеме бәясе 9,7 процентка арткан. Ә халыкка күрсәтелә торган хезмәтләр тарифлары үсешенә, нигездә, торак-коммуналь хезмәтләргә (11,8 һәм 13,4 процент), почта һәм телеграф элемтәсенә тарифлар, балалар бакчалары өчен түләү (15,3 процентка) арту йогынты ясаган.
Демографик вазгыятькә килгәндә, 2011 елда республикада позитив динамика сакланган: туучылар санының үлүчеләр саныннан узып китүе халыкның табигый үсешенә китергән.
Валерий Кандилов ассызыклаганча, Татарстанстатның төп вазифаларыннан берсе –социаль-икътисади үсеш күрсәткечләрен илнең башка төбәкләре , башка илләр белән чагыштыру аша республиканың алга таба үсеш потенциалларын бәяләү. Аның сүзләренә караганда, Татарстан, мәсәлән, ил төбәкләре арасында авыл хуҗалыгында сөт җитештерү күләме буенча 1 нче, сафка бастырылган торак һәм ит җитештерү күләме буенча 3 нче урында бара. Төзелеш күләме буенча –алтынчы, халыкка түләүле хезмәтләр күрсәтү күләме буенча –җиденче.
Валерий Кандилов 2011 елда статистика органнары тарафыннан башкарылган зур эшләрнең берсе дип 2010 елда узган Бөтенроссия халык санын алу нәтиҗәләрен автоматлаштырып эшкәртүне тәмамлауны атады. Аннан күренгәнчә, Татарстанда даими яшәүчеләр саны 3 млн 786,5 мең кеше. 2002 елгы җанисәп белән чагыштырганда, Татарстан халкының 7,2 мең кешегә арту күзгә ташлана. Республика халык саны буенча Россиядә 8 нче урында тора. Татарстанлыларның уртача яше 38,6 яшь тәшкил итә.
2011 елда Татарстан статистларына тагын бер зур юнәлеш буенча эшләргә туры килгән: ил күләмендәге масштаблы чара кысаларында, кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына тулысынча күзәтү үткәрелгән. Икътисади хисап алуда 58 меңнән артык кече предприятие һәм 78 меңнән артык эшмәкәр катнашкан. Моннан тыш, республиканың югары уку йортларында, фәнни-тикшеренү институтлары, конструкторлык бюролары, кече бизнес, эре сәнәгать предприятиеләрендә тикшеренү эшчәнлеге мониторингланган. Татарстанстат җитәкчесе ассызыклаганча, бүген тикшеренү юнәлешенең акрын үсешенә производство базаларының җитәрлек җиһазландырылмаган булуы сәбәпче. Технопаркларда, “Алабуга” МИЗында урнашкан предприятиеләрнең эшчәнлегенә дә мониторинг уздырылган. Аннан күренгәнчә, инновацион актив предприятиеләрнең зур өлеше “Идея” технопаркында урнашкан. Җитештерелгән гомуми инновацияле продукциядә иң зур өлешне исә IT-парк резидентлары алып тора икән.
2012 елда статистика органнары алдында торган төп бурыч дип Валерий Кандилов эре, урта предприятиеләрдә, бюджет, коммерцияле булмаган оешмаларда, кече эшмәкәрлек предприятиеләрендә продукция җитештерүгә чыгымнарны һәм эшчәнлек нәтиҗәләрен тикшерү буенча масштаблы күзәтү алып баруны атады. Барлыгы 15 меңгә якын объект тикшереләячәк. Бу, Валерий Кандилов аңлатуынча, продукция җитештерү һәм бүлү арасында тармакара баланска ирешү өчен кирәк. Агымдагы елга бурычлар арасыннан ул шулай ук статистик хисапны тулаем электрон вариантта туплауга күчүне атады.
Валерий Кандилов чыгышында кимчелекләр хакында сүз булмаса да, коллегия эшендә катнашкан ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинны узган ел төгәл бирелмәгән статистик мәгълүматлар өчен муниөипалитетларда ничә хезмәткәрнең җавапка тартылуы кызыксындырды. Валерий Кандилов узган ел төгәлсезлекләр җибәргән 120 кешенең штрафка тартылын җиткерде. Административ чаралардан тыш, муниципаль дәрәҗәдә эшләүче белгечләр өчен квалификация күтәрү курслары да уздырыла икән. “Җаваплылыкны күтәрү сезнең органның миссиясен, әһәмиятен тагын да күтәрү өчен кирәк”, - дип ассызыклады Татарстан парламенты рәисе.
Фәрит Мөхәммәтшин ассызыклап узганча, республиканың социаль-икътисади үсеше статистика органнарыннан алынган дөрес мәгълүматлардан тора, аларга нигезләнеп карарлар кабул ителә. Шуңа да статистика органнары алдында җаваплылык гаять зур. “XXI гасырның беренче унъеллыгындагы статистика XX гасыр статистикасыннан нык аерыла. Хәзер ул матди-техник базасы зур үсешкә ия булган, тирән анализ ясый торган тармак. Сез эшчәнлек нәтиҗәләрегезне елдан-ел яхшыртасыз. Эшчәнлегегез зур сорау таба бара, алга таба да сезнең продукциягә сорау зур булачак”, -дип мөрәҗәгать итте ул залда утырган хезмәткәрләргә. Фәрит Мөхәммәтшин төбәк статистикасының да, муниципаль статистиканың да эшчәнлеген бердәм вертикаль, методика буенча алып барырга тиешлеген ассызыклады. Аның фикеренчә, алга таба тагын да уңышлырак эшләү өчен, үз-үзеңә тәнкыйть белән карап, кимчелекләрне бетерү өстендә эшләү зарур.
Фәрит Мөхәммәтшин статистика органнарының статистик мәгълүматларны социологик тикшеренүләр белән ныгытуын зур казаныш дип атады. Алга таба дәүләт органнары белән социологик тикшеренүләр буенча хезмәттәшлек перспективаларына да тукталды. Парламент рәисе Татарстанстатның узган елгы эшчәнлеген уңай бәяләп, унышлар теләде.
ТР Дәүләт Советы Аппаратының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән эшләү бүлеге