Пенсионер өйдә утыра, пенсия ала, сериаллар карый торган кеше генә түгел, ә республиканың иҗтимагый тормышында актив катнашучы да. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков РФ Пенсия фонды Татарстан буенча бүлеге советының “Россия Федерациясе Пенсия фонды Татарстан Республикасы буенча органнары эшчәнлегенең 2011 ел нәтиҗәләре һәм 2012 елда РФ Пенсия фонды ТР буенча системасының эш нәтиҗәлелеген күтәрү турындагы” киңәйтелгән утырышында белдерде.
Утырышта РПФның ТР буенча бүлеге идарәчесе Марсель Имамов, Татарстан буенча баш федераль инспектор Рөстәм Идрисов, ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Миңсәгыйть Шакиров, республика Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты җитәкчесе Светлана Захарова, министрлык һәм ведомство җитәкчеләре һәм башка рәсми затлар катнашты.
Коллегия башында РПФның ТР буенча бүлеге җитәкчесенең яңа урынбасары Андрей Ясько тәкъдим ителде, элек ул ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары вазыйфасын башкарган.
Марсель Имамов төп доклад белән чыгыш ясады. РПФның ТР буенча бүлеге җитәкчесе мәгълүматларына караганда, бер елда пенсионерлар саны 14,2 мең кешегә (1,4 процентка) арткан һәм 1 миллион кеше тәшкил иткән ( ТРда яшәүчеләрнең 27,6 проценты). Эшли торган пенсионерлар саны 343,4 мең кешегә кадәр арткан (32,8 процент).
Марсель Имамов сүзләренә караганда, 2012 елның 1 апреленнән социаль пенсияләр 14,1 процентка, хезмәт пенсияләре 7 процентка (1 февральдән) һәм 2,4 процентка (1 гыйнвардан) индексацияләнә. 2012 елда Татарстанда уртача пенсия күләме 9030 сумга кадәр артачак. Шулай да ТРда пенсия күләме зур түгел. “Бу күрсәткеч буенча Татарстан Идел буе федераль округында 6 нчы урында”, - диде ул.
РПФның ТР буенча бүлеге җитәкчесе докладын дәвам итеп, мартта Татарстанда ана капиталын алуга 100 000 нче сертификат тапшыру ниятләнә. Татарстанда программа гамәлгә куелганнан бирле 96493 ана капиталы сертификаты тапшырылган, әмма 48599 кеше генә акчадан файдаланган.
Илдар Халиков ана капиталы вәзгыте өчен борчылуын белдерде. “19,8 млрд. сум акча ТР икътисады өчен эшләми, ә иң мөһиме – республика гаиләләре файдасына. Бу 1 млн.квадрат метр торак дигән сүз”, - дип ассызыклады ул. Аның фикеренә караганда, халыкка ана капиталын файдалану мөмкинлекләрен яхшырак аңлатырга кирәк. “Ана капиталын акчага алыштырабыз” кебек игъланнарга алданудан сак булырга кирәк, диде ул.
ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров билгеләп үткәнчә, 2011 елда татарстанлылар ТР дәүләт хезмәтләре порталында 10,5 млн. тапкыр электрон хезмәтләрдән файдаланган. “Пенсия фонды кебек социаль оешма өчен электрон дәүләт хезмәтләре өстенлекле булып санала, - дип саный вице-премьер. – Әлегә бу өлкәдә җитешсезлекләр бар”.
Николай Никифоров сүзләренә караганда, бу өлкәдә электрон хезмәтләр тиешле дәрәҗәдә кулланылмый, аның сәбәпләре дә бар – РПФ ТР бүлегенә теге яки бу гаризаны имзалау өчен шәхсән килү мәҗбүри. “Гражданнарны шәхсән оешмага килүдән азат итә торган норматив база кирәк”, - дип ассызыклады ул.
“Без халыкны “белешмә алып килегез” дигән фразаны ишетүдән азат итәргә тиеш”, дип ассызыклады Илдар Халиков. “Бу Татарстан түрәләре лексиконында бетәргә тиеш. Анарга ирешү өчен бездә кирәкле ресурслар бар. Күптән инде бер тәрәзә түгел, ә бер экран режимына күчәргә вакыт”, - дип белдерде премьер.
Аның сүзләренә караганда, пенсионерлар Интернет кулланмый дигән сүз дөрес түгел. “Бүген пенсия яшендәге күпләр Интернеттан файдалана. ТР Президенты карары белән пенсионерларны компьютер грамотасына өйрәтү өчен махсус акча бүлеп бирелде. Без пенсионерның өйдә утыра, пенсия ала, сериаллар карый торган кеше генә түгеллеген аңларга тиеш. Пенсионерларның бүгенге тормыш процессында, республиканың иҗтимагый тормышында актив катнашучылар икәнлеген күрәбез”.
Илдар Халиков киңәшмәгә нәтиҗә ясап, пенсионерлар белән эшләү сыйфаты яхшыруын билгеләп үтте. “2011 елда РФ Пенсия фондының ТР буенча бүлеге бурычларын үти алган. Пенсионерларга карата мөнәсәбәт, эштә оперативлык яхшыра”, - ди мактады Премьер-министр.
Илдар Халиков шулай ук РФ Пенсия фондының ТР буенча бүлеге коллективына җаваплы эш башкарулары өчен рәхмәт белдерде. “Сезнең алда зур бурычлар тора. 2012 елда бу бурычлар татарстанлыларның аерым категориясе - пенсионерлар файдасына башкарылуын телим”, - дип белдерде ул һәм уңышка ирешкән тармак хезмәткәрләрен бүләкләде.