Илдар Халиков: “ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе 2011 елга куелган бурычларны үтәде”

02.02.2012

Татарстан Республикасы ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе 2011 елга куелган бурычларны үтәгән, аны күрсәткечләр дәлилли. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков ТР Дәүләт инспекциясенең 2011 елда этил спиртын җитештерү, әйләнеше һәм сыйфаты, алкоголь продукциясен дәүләт контроле белән тәэмин итү эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм кулланучылар хокукларын яклау һәм 2012 ел бурычлары буенча киңәшмәдә белдерде. Киңәшмә республика муниципаль районнары башлыклары белән видеоконференция режимында узды.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Игорь Марченко төп доклад белән чыгыш ясады. Ул ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан гражданнарның кулланучылар хокукларын бозу мәсьәләләре буенча 20 мең тирәсе мөрәҗәгате каралганын белдерде. Ачыкланганча, техник яктан катлаулы тауарлар, азык-төлек тауарларына һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләренә шикаятьләр еш була.
2011 елда республикага кертелгән 4411 төрле алкоголь продукциясе буенча 3 440 000 тикшерү үткәрелгән. 8 җитештерүченең 900 мең литр продукциясе ГОСТ таләпләренә туры килмәве ачыкланган, аларның продукциясен Татарстанга кертү туктатылган.
Узган ел алкоголь продукциясен лицензиясез сату очракларын ачыклау фактлары арткан. 2010 елда мондый фактлар 69 булса, 2011 елда – 90.
8 мең сәүдә объектында алкоголь продукциясен сату вакытын чикләү буенча мониторинг үткәрелгән, 349 кибеттә хокук бозу ачыкланган. Сату вакытын чикләүне бозган өчен салынган штраф күләме 800 мең сум тәшкил итә. Узган ел барлыгы 800 мең литр алкоголь продукциясе юк ителгән.
Россия алкоголь әйләнешен җайга салу хезмәтенең Идел буе федераль округы буенча Төбәкара идарәсе җитәкчесе Евгений Качалин үз чыгышында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе эшчәнлегенә югары бәя бирде. “Безнең структурада мондый бүлекчәләр аз. Татарстан Хөкүмәтенә республикада алкоголь продукциясенең законсыз әйләнешен ачыклау чараларын үткәрүдә ярдәм иткән өчен рәхмәт”, - дип билгеләп үтте ул.
ТР Премьер-министры Илдар Халиков 2011 ел эшчәнлегенә бәя биреп, гомумән алганда, республика Дәүләт алкоголь инспекциясе куелган бурычларны үтәгән дип белдерде. Шулай итеп, сыйфатлы алкоголь продукциясен берәмләп сату күләме 2010 ел дәрәҗәсендә калган. Аның сүзләренә караганда, штрафларны түләтү яхшы контрольгә алынган. 2009 елда штрафларның 70 проценты түләнсә, 2011 елда бу күрсәткеч 95 процентка җиткән. “Бу яхшы күрсәткеч, аны бары тик арттыруны дәвам итү зарур. Бу без бер ел элек әйткән суд приставлары белән ныклы эш алып баруны җайга салу нәтиҗәсе", - дип билгеләп үтте И.Халиков.
Аның фикеренчә, тотрыклы һәм нәтиҗәле эшнең күрсәткече республикада алкоголь белән агуланып үлүчеләр саны кимүдә чагыла. Гомумән алганда, республика кулланучылар базарында җирле производство продукциясенең киң ассортименты тәкъдим ителгән. Татарстан компанияләренең күбесе федераль базарга гына түгел, чит илгә дә чыга.
ТР Хөкүмәт башлыгы Дәүләт алкоголь инспекциясенә башка контрольдә тоту структуралары, шулай ук муниципаль берәмлек җитәкчеләре белән элемтәләрен ныгыту кирәклеген ассызыклады. Аның сүзләренә караганда, 2012 елда инспекциянең алкоголь продукциясен күпләп куллануны кисәтү мәсьәләләрендә дәүләт сәясәтен гамәлгә куюда эшләү дәрәҗәсен күтәрү зарур.
Бу чара ведомство бүләкләре тапшыру белән тәмамланды.


"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы