Татарстан Президенты «Инваста Капитал» инвесткомпаниясе җитәкчелеге белән очрашты

30.05.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Инваста Капитал» хосусый инвестиция компаниясе җитәкчелеге белән очрашты.   

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган очрашуда Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, Татарстан Республикасы Инвестицион-венчур фонды директоры Айнур Айдельдинов, «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин һәм «Алабуга» СҖТ МИЗ» АҖ инвестицион департаменты директоры Дмитрий Лисневский катнашты. 

«Инваста Капитал» хосусый инвестиция компаниясе химия һәм нефть химиясе сәнәгатенә инвестицияләр белән шөгыльләнә.   

Очрашуда катнашучылар Татарстан белән «Инваста Капитал» арасындагы хезмәттәшлекнең мөмкин вариантлары, уртак проектларны гамәлгә ашыру перспективалары турында фикер алыштылар.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.