Илдар Халиков: “Татарстанның экологик картасын булдыру кирәк”

02.02.2012

Татарстанда атмосфера һавасын пычрата торган матдәләр чыгу күләмен былтыр 15,4 мең тоннага (2,7 процентка) киметү мөмкин булган һәм шуның 7 мең тоннасы автотранспортта “Евро-4” класслы ягулык кулланганнан; җир өстендәге сулыкларга зарарлы матдәләр 7 мең тоннага (7,8 процентка) азрак агызылган; каты көнкүреш калдыкларын аерып алу, калганын пресслау юлы бәрабәренә полигоннарга чыгарып түгү күләме 362 мең тоннага (14 процентка) кимрәк булган һ.б. Нәтиҗәдә, экологиягә 2 млн. 137 мең сумлык зыян салынуга юл куелмаган. Болар барысы да - республикада дәүләт органнары һәм муниципаль хакимиятләр, башкарма хакимиятнең федераль органнары территориаль идарәләре, шулай ук Татарстандагы эре сәнәгать предприятиеләре һәм фәнни-тикшеренү учреждениеләре, иҗтимагый экологик берләшмәләрнең уртак тырышлыгы.

Бүген IT-паркта ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы коллегиясенең узган елдагы эшчәнлеккә йомгак ясау һәм быелга бурычлар билгеләү нисбәтеннән уздырылган утырышында министр Артем Сидоров хисабында шулай дип белдерде һәм аларга аерым-аерым тукталды. Утырышта, шулай ук, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, РФ табигать ресурслары һәм экология министры киңәшчесе Мурад Керимов, Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы прокуроры Олег Даминов, ТР Президенты Аппараты, ТР Министрлар Кабинеты һәм министрлыклар, ведомстволар вәкилләре, РФ Дәүләт Думасы һәм ТР Дәүләт Советы депутатлары һ.б. рәсми затлар, галимнәр катнашты.

А.Сидоров сүзләренчә, республикада атмосфера һавасына иң күп зарар салучы булып автотранспорт санала, юлларда алар саны елдан-ел арта бара һәм хәзерге вакытта 940 меңнән артык (ЮХИДИ идарәсе быел 1 гыйнварга 1 млн. 19 мең 493 теркәлгән дип күрсәтте). Автотранспорттан чыккан зарарлы матдәләрнең 53 проценты яки 153 мең тоннасы - автобуслар һәм йөк машиналарыннан. Юридик һәм физик затларны электромобиль һәм эчке янулы двигателе дә һәм электр двигательле дә булган автомобильләргә күчеп утыруын стимуллаштыру өчен, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, республикадагы шуның белән кызыксынган башка министрлыклар, ведомстволар һәм Казан мэриясе белән берлектә 2 киңәшмә уздырылып, Казан Универсиадасы объектларын электр транспорты белән тәэмин итү һәм Татарстанда көндәшлеккә сәләтле яңа буын электромобильләрне серияләп чыгару турындагы фикергә киленгән.

РФ Дәүләт Думасының экология табигать ресурслары, табигатьтән файдалану һәм экология буенча комитеты әгъзасы Фатих Сибагатуллин, бу мәсьәләдә мәгълүм “ТАНЕКО” төзелә торган, “Нижнекамскнефтехим”ы эшләп торган Түбән Кама урамнарына да электр транспорты җибәреп, экологик яктан чиста шәһәр итү зарур, бүгенге вазгыятьтә моның башка юлы юк, дигән фикердә.

Шулай ук алга таба 2013 ел Универсиадасын, 2015 елда булачак су төрләре спорты чемпионатын үткәрүгә әзерлек кысаларында суын чистарту технологияләре каралган, Урта Кабанга техноген йогынтыны киметү һәм елганы тернәкләндерү йөзеннән, министрлык һәм ТФАнең Экология һәм җир асты байлыклары проблемалары институты тикшеренүләренә нигезләнеп, беренче чиратта башкарылачак чаралар билгеләнгән: чистарту корылмалары төзергә, ярларын ныгытырга, яр буйлары зонасын кешеләр ялы өчен уңайлыклар белән тәэмин итәргә. Шуларга өстәп, өстәмә чаралар исемлеге төзелгән.

Җитештерү һәм кулланудан калган калдыкларның әйләнә-тирә мохиткә зыянын киметү юнәлешендә башкарылган гамәлләр нәтиҗәсендә, былтыр 11,7 млн. сумлык экологик зыян булдырылмый калган. Хәзерге вакытта калдык-постыклар, чүп-чар белән эш итә торган предприятиеләрр ассоциациясе оешу алдында тора, андый оешма Россия Федерациясендә былтыр июньдә эшчәнлеген башлап җибәрде, дип белдерде министр Артем Сидоров. Ф.Сибагатуллин исә Казанның чүп салына торган контейнер мәйданчыкларының торышын, искереп-күгәреп беткән контейнерларын күрү оят – аларны өсте ябулы итү, контейнерларны яңарту, алдынгы башка калалар тәҗрибәсен өйрәнү хәстәрен карау кирәк, диде.

Депутат чыгышында илдә булачак үзгәрешләрне игълан итте: табигатьне саклау җәмгыяте торгызылачак, экологик иҗтимагый хәрәкәт баш калкытачак, “яшел”ләрнең сәяси партиясе төзеләчәк һ.б. “Татарстанга исә беренче булып Түбән Камада экологик иҗтимагый совет төзергә кирәк, аның башында - РФ югары экологик совет, һәм мин үзем шушы советка керәм, дип, бу мәсьәләдә эш башларга киңәш итте. Алга таба экология һәм табигать ресурслары буенча җирле министрлыкларга, ведомстволарга вәкаләтләр тапшыру турында сүз бара, зарарлы матдәләр чыгарып табигатькә зыян салу мәсьәләсендә закон әзерләнә, дип аңлатма бирде депутат.

Соңыннан сүз алган ТР Премьер-министры Илдар Халиков исә, автомобильләр саны ел да арта бара, ә атмосфера һавасына чыгарылган зарарлы матдә кими – бу, чыннан да, шулаймы, дип шик белдерде. Шулай да, республикада экологияне яхшырту, экологик куркынычсызлык мәсьәләсендә бик күп эш башкарыла, акча бүлеп бирелә, Татарстанлылардан экология, әйләнә-тирә мохит темасына республика җитәкчелегенә, муниципаль башлыкларга мөрәҗәгатьләр, хатлар да күп, халкыбыз битараф түгел һәм яшәеш сыйфаты белән кызыксына – бу бик мөһим. Шуңа күрә, һәрбер кеше үзе яшәгән җирлектәге экологик вазгыятьне, ярамаган урыннардагы чүплекләрне реаль вакыт режимында белә алсын өчен, Татарстанның экологик картасын булдыру кирәк һәм моның өчен мөмкинлекләр бар. Чыннан да, “яшелләр” кайбер илләрдә, моннан 5-10 елдагыдан аермалы буларак, әйдәп баручы партия санала, дип игътибар итте Премьер. Шулай да, хәл ителмәгән мәсьәләләр дә бар, дип, И.Халиков рөхсәт ителмәгән урыннардагы чүплекләр проблемасын кузгатты, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы белән ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына бергәләп чүп-чар мәсьәләсен чишүнең конкрет программасын төзүне йөкләде, шәхси инвестицияләр җәлеп итү өчен бүген мөмкинлекләр бар, диде. Ким дигәндә, республика территориясендә 600-700ләп рөхсәт ителмәгән урында калдык-постык өелә, чүплекләр проблемасын хәл итүдә вәкаләтләр җитми икән, арттырыйк, хәер, булганнарын тулы көченә файдалану кирәк башта, пилотсыз очкычлар бар, мониторинг уздырыгыз, санкцияләр 60-70 процент кына кулланыла, дип басым ясап әйтте ТР Хөкүмәте башлыгы.


"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы