Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстанның Казандагы Генераль консулы Еркин Тукумов белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды һәм анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Инсаф Галиев һәм Россия Федерациясе Тышкы эшләр министрыгының Казандагы вәкиле Радик Вахитов катнашты.
Еркин Тукумов Казахстанның Казандагы Генераль консулы вазыйфасына, Әсхәт Нускабайны алмаштырып, быел гыйнвар аенда керешкән иде.
Очрашу барышында яклар Казахстан белән, Россия субъекты буларак, Татарстан арасындагы дустанә мөнәсәбәтләрне ныгытудагы киләчәк адымнар турында фикер алыштылар.