Рөстәм Миңнеханов 2018 елгы Петербург халыкара икътисадый форумының пленар утырышында катнашты

25.05.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2018 елгы Петербург халыкара икътисадый форумының пленар утырышында катнашты.

Пленар утырышта Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин, Франция Президенты Эммануэль Макрон, Япония Премьер-министры Синдзо Абэ, Халыкара валюта фонды директор-җаваплы оештыручысы Кристин Лагард һәм Кытай Халык Республикасы Рәисе урынбасары Ван Цишань чыгыш ясадылар. 

Владимир Путин чыгышында билгеләгәнчә, халыкара сәяси, икътисадый, сәүдә мөнәсәбәтләре системасының катлаулы чорында дискуссия, формаль булмаган диалог бүген бик мөһим.

"Дөнья икътисады үсешенең сыйфаты, характеры һәм тизлеге күпчелек очракта күптән түгел күз алдына да китерә алмаслык кешеләрнең яңа компетенцияләрен һәм белемнәрен, алдынгы технологияләрне һәм коммуникацияләрне билгели. Шул үсеш факторларын нәтиҗәле куллана алучы икътисадта, социаль өлкәдә. фән һәм мәгарифтә көчле алга үсешне тәэмин итәчәк, гражданнар тормыш сыйфатын яхшырта ала. Без бу бурчыларны илкүләм өстенлекле бурычлар итеп билгеләдек", - дип ассызыклады Владимир Путин. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте.