Бүген Петербург халыкара икътисадый форум кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм "Газпром" ГАҖ Идарәсе Рәисе Алексей Миллер инновацияләр өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар.
Документта 1D һәм 3D геомеханик модельләр ясау өчен төгәллеге югары дәрәҗәдә булган хисап методларын эшләү һәм математик нигезләү буенча инновацион проектны гамәлгә ашыру кысаларында яклар багланышын билгели. Тәҗрибә-конструктор эшен әлеге тема буенча "Газпром" га хәзерге вакытта Иннополис Университеты башкара.
Килешү буенча проектта катнашырга теләгән Россиядәге нефть-газ өлкәсе компанияләрен җәлеп итү карала.
Документ 2016 елда имзаланган "Газпром" ГАҖ белән Татарстан Республикасы арасындагы фәнни-техник хезмәттәшлек турындагы килешүне дәвам итү максатыннан имзаланды.