Бүген ПХИФ-2018 кысаларында «КАМАЗ» ГАҖ белән «ДАЙМЛЕР КАМАЗ РУС» ҖЧҖ арасында махсус инвестицион контракт имзаланды.
Документка Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Чаллы шәһәре мэры Наиль Мәһдиев һәм «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин кул куйды.
Контракт «КАМАЗ» белән «ДАЙМЛЕР»ның уртак заводында яңа кабина каркаслары җитештерүне үстерүгә юнәлгән.