Бүген Петербург халыкара икътисадый форум кысаларында Россия Федерацияcе субъектларының инвестицияләр өчен климат халәте рейтингы нәтиҗәләре хәбәр ителде.
Рейтингта бөтен Россия субъектлары каралды. Анализ дүрт юнәлеш буенча алып барылды: көләү мохите, инфраструктура һәм ресурслар, кече эшкуарлыкка ярдәм.
Инвестицион үсеш агентлыгы генераль директоры Светлана Чупшева рейтингның бөтен юнәлешләре буенча да бизнес вәкилләре куйган бәяләр артуын билгеләде. "Бу урындагы хакимият органнарының системалы эш алып барулары нәтиҗәсе. Ниһаять, бөтен зур күләмле программалар һәм реформаларның йомшак урыны дип саналган ведомствоара багланышлар көйләнгән һәм юу нәтиҗә бирде", - диде ул.
Татарстан Республикасы рейтингта өченче урында тора. Рейтинг лидеры быел - Төмән өлкәсе. Шаннан Мәскәү бара.
Рөстәм Миңнеханов рейтинг идерларын котлады һәм регионнарның инвестицияләр җәлеп итүдә күп эш башкаруларын билгеләде. "Без һичшиксез тәҗирбә белән уртаклашабыз һәм безгә файдалы тәҗрибәләрне өйрәнәбез", - диде ул.
ТР Президенты Инвестицион үсеш агентлыгына башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде:"Бөтенебезгә дә рейтинг нәтиҗәләре күңелле түгелдер инде, әмма без җитешсез якларыбызны күрәбез. Былтыр арыт административ басым ясавыбызны белдек. Без ведомствоара төркем оештырдык, анда хокук саклау органнары, күзәтчелек органнары керде. Квартал саен җыелып, тупланган мәсьәләләрне хәл итәбез".
Татарстан Президенты шулай ук республикада гамәлгә ашырыла торган бизнеска ярдәм проектлары турында хәбәр итте. Аерым алганда, "Тикшерелгән бизнес" интернет-проекты. "Без аны эшкуарлар белән оештырдык. Бу эштә 5 меңнән артык эшкуар катнашты. Бөтен муниципалитетлар җәлеп ителде. Максатыбыз нинди иде? Без күпчелек закон һәм нормаларны бозу очракларын алдык (28 төрле 300 дән артык закон һәм нормаларны бозу) һәм бу бозулар булмас өчен нишләргә кирәк икәнлегенә җаваплар тәкъдим иттек. Иң мөһиме - әлеге ресурс эшкуарга һәр күзәтчелек ведомстволары буенча кирәкле мәгълүматны бирә, кертелгән үзгәрешләрне хәбәр итә. Шулай ук һәр эшкуар кызыксындырган соравын бирә ала", - диде ТР Президенты.
"Минем фикеремчә, бу форма файдалы була ала. Алга таба да бергә эшне дәвам итәчәкбез", - дип йомгаклады ул.