ПХИФ-2018дә «Түбән Кама нефть химиясе» компаниясе озак сроклы кредит килешүе төзеде

25.05.2018

Бүген Петербург халыкара икътисадый форумы киңлекләрендә «Түбән Кама нефть химиясе» компаниясе 807 млн. евро күләмендә 2032 ел азагына кадәр Ойлер Гермес (Euler Hermes) иминият полисы ябуы исәбенә озак сроклы  кредит килешүе төзеде. Килешүгә «Түбән Кама нефть химиясе» ГАҖ генераль директоры Азат Бикмурзин һәм Дойче Банкның Европа, Якын Көнчыгыш һәм Африка төбәкләрендә баш башкарма директоры Ашок Арам (Ashok Aram, CEO EMEA) кул куйды. 

Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «ТАИФ» ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов катнашты. 

Кредиторы асылда биш банк консорциумыннан гыйбарәт, нигездә алар Германия Федератив Республикасы һәм оешкан Дойче Банк АГ (Deutsche Bank AG) исеменнән эш йөртә. Дойче Банктан гайре кредиторлар арасында–ЮниКредит АГ банкы (UniCredit Bank AG), Байрише Ландесбанк (Bayerische Landesbank), Ландесбанк Баден-Вюртемберг (Landesbank Baden-Wurt- temberg), Германия үзәк кооператив банкы (DZ BANK AG).

Кредит линиясе акчалары «Түбән Кама нефть химиясе» ГАҖ тарафыннан гамәлгә ашырылучы елына 600 мең тонна этилен (ЭП-600) куәтле яңа олефин комплексы төзү проекты кысаларында Линде АГ белән контрактны финанслауга китәчәк. 

«Бу кредит килешүен имзалау – форумның безнең республика өчен генә түгел, тулаем ил өчен дә иң күркәм вакыйгасы. Әлеге кредит хәл ителеше Түбән Камада елына 600 мең тонна этилен куәтле зур җитештерү барлыкка китерәчәк. Бу куәтләрне 2 мәртәбә арттырырга ярдәм итәчәк. Барыгызны да бу вакыйга белән котлыйм», - диде Рөстәм Миңнеханов. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев. "Түбән Кама нефть химиясе" ГАҖ матбугат хезмәте ярдәме белән.