Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ПХИФ-2018 кысаларында Гагаузия автономияле-территориаль берәмлеге (Молдова Республикасы) башлыгы Ирина Влах белән очрашты.
Очрашуда катнашучылар Татарстан белән Гагаузия арасындагы эшлекле мөнәсәбәтләрнең уңай динамикасын билгеләп үттеләр, хезмәттәшлекнең барлык мәсьәләләре буенча системалы багланышлар булдыру турында килештеләр.
Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм Ирина Влах Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән Гагаузия автономияле-территориаль берәмлегенең Башкарма комитеты арасында Казанда Гагаузия вәкиллеген ачу турында килешү имзаладылар.