Татарстан Республикасы һәм X5 Retail Group Иннополис Университетында ритейл өчен инновацияләр үстерү турында килештеләр

24.05.2018

Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында Татарстан Республикасы белән X5 Retail Group арасында хезмәттәшлек турында килештеләр. Имзаларны документка ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һәм X5 Retail Group баш финанс директоры Светлана Демяшкевич куйдылар. Имзалау чарасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. 

Яклар Татарстан Республикасында ваклап сату өлкәсендә инновацияләрне һәм социаль-икътисадый инфраструктураны үстерү турында, шулай ук импортны алыштыру һәм Россия мәгълүматлаштыру технологияләрен үстерү эшен алып бару турында килештеләр. 

X5 Retail Group һәм Иннополис Университеты фәнни-тикшеренү эшләрен алып барачаклар, аерым алганда, киләчәк кибетенең пилот проектын гамәлгә ашыру эшен башлыйлар. Шулай ук яклар ваклап сатуда эшне автоматлаштыру һәм роботлаштыру өчен инновацион продуктлар эшләргә, ИТ вуз нигезендә эшләнгән технологик инновацияләрне куллану турында килештеләр. Шулай ук студентлар өчен махсус программалар булдырылачак, киләчәктә аларны эшкә алу һәм мәктәп балалары өчен олимпиадалар оештыру турында килештеләр. 

"Ышанам, безнең хезмәттәшлек ике як өчен дә файдалы һәм кирәкле булачак. Без исә ярдәм итәчәкбез", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

 

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте. ТР Мәгълхматлаштыру һәм элемтә министрлыгы материаллары кулланылды