Минтимер Шәймиев рәссам Ринат Анимаевның “Париж язы” күргәзмәсендә булды

24.05.2018

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев “Эрмитаж - Казан” үзәгендә рәссам Ринат Анимаевның “Париж язы” күргәзмәсендә булды.

Ринат Анимаев – Франция рәссамы, чыгышы белән татар. 1989 елдан Франциядә яши һәм эшли. Франция рәссамнар берлеге әгъзасы.

Аның “Париж язы” күргәзмәсе “Эрмитаж - Казан” үзәгендә 2018 елның 11 маенда ачылды, анда рәссамның Казандагы күргәзмәсе өчен махсус язылган 120 дән артык картинасы тәкъдим ителә.

Бүген Ринат Анимаев шәхсән үзе Минтимер Шәймиевкә әсәрләрен тәкъдим итте. Минтимер Шәймиев пейзажлар, портретлар, натюрмортлар белән танышты.

4 ел элек Казанда узган беренче күргәзмәсеннән соң, рәссамның күңелендә үзенең тарихи ватанына тагын да күбрәк эшләрен алып килү хыялы туа. Ул ассызыклаганча, аның хыялы Татарстан Президенты рөстәм Миңнеханов ярдәме белән тормышка аша.

Күргәзмәдә шулай ук “Казан Кремле” музей-саклаулыгы директоры Зилә Вәлиева да булды.

Күргәзмә 2018 елның 31 маена кадәр дәвам итәчәк.

 

Белешмә өчен:

Ринат Анимаев 1955 елның 24 мартында Дүшәнбе шәһәрендә күп балалы татар гаиләсендә туа. Дүшәнбедә сәнгать мәктәбен, сәнгать училищесын тәмамлый. 1978-1984 елларда В.И.Суриков исемендәге Мәскәү дәүләт сәнгать институтында укый. 1986 елда СССР рәссамнәр берлегенә керә.

Ринат Анимаев төрле жанрда иҗат итә. Портретлар, пейзажлар, натюрмортлар яза.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте