ПХИФ-2018дә Рөстәм Миңнеханов ЕАИБдә инвестицион мөмкинлекләргә багышланган сессиядә чыгыш ясады

24.05.2018

Евразия икътисадый берлеген төзү – безнең дәүләтләр җитәкчеләренең мөһим адымы, һәм бүген без аның халыкларыбызның киләчәге, евразия киңлеген геосәяси, икътисадый һәм мәдәни үстерү өчен мөһим булуын аңлыйбыз. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Петербург халыкара икътисадый форумы (ПХИФ-2018) кысаларында узган сессияләрнең берсендә хәбәр итте.

Сессия «Евразия икътисадый берлегендә (ЕАИБ) инвестицион мөмкинлекләр: Казахстан Республикасында дәүләт активларын хосусыйлаштыру» темасына багышланды.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, ЕАИБ кебек практик яктан болай берләшү анда катнашучы илләрнең нәтиҗәле үсеше өчен сыйфатлы яңа дәрәҗәгә күтәрелү өчен шартлар тудыра. 

Рөстәм Миңнеханов шулай ук Казахстан Республикасы Президенты Нурсолтан Назарбаевның ЕАИБен торгызудагы һәм үсерүдәге аерым ролен билгеләп үтте. «Аның зирәк сәясәте нәтиҗәсендә бүген Казахстан – алга киткән дәүләт, - диде Татарстан Республикасы Президенты. – Соңгы соклангыч мисалларның берсе –   «ЭКСПО-2017» халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсен уңышлы уздыру».

Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, Татарстан белән Казахстанны Россия-Казахстан мөнәсәбәтләре кысаларында күптәнге багланышлар бәйли. «Без күп юнәлешләр буенча даими рәвештә уңай тәҗрибә уртаклашабыз».

Моннан тыш, уртак Татарстан-Казахстан эш төркеме төзелде, диде Рөстәм Миңнеханов, ә Казан белән Астана тугандаш шәһәрләр булып тора.

Татарстан «Россия – Казахстан» төбәкара хезмәттәшлек форумында һәрчак катнаша.

«Үткән ел мин Казахстанның Костанай, Алма-ата һәм Кызыл Урда өлкәләрендә булдым, – диде Рөстәм Миңнеханов. 2017 елның июнендә Астанада ЭКСПО ачылышында катнаштым, анда Татарстан үз экспозициясен тәкъдим итте».

Быел май аенда Казанда «Россия – ислам дөньясы KazanSummit» 10 нчы  юбилей халыкара икътисадый саммиты узды, анда вице-премьер җитәкчелегендәге Казахстан делегациясе дә катнашты.

Ул искәрткәнчә, бүген Казахстан территориясендә күп кенә Татарстан компанияләре – «Татнефть», «КАМАЗ», Казан вертолетлар заводы һәм башкалар эшли.

«2017 ел йомгаклары буенча Татарста-Казахстан товар әйләнеше 1,4 тапкыр арткан, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. – Безнең республика предприятиеләре Евразия икътисадый берлеге кысаларында сәүдә-икътисадый багланышларны үстерү, уртак транспорт-логистика потенциалын арттыру белән кызыксыналар. Безнең Россия һәм Казахстан мөнәсәбәтләрен ныгытуга юнәлгән  Татарстан-Казахстан хезмәттәшлеген киләчәктә дә үстерү өчен яхшы перспективалар бар».


ТР Президенты Матбугат хезмәте.