Татарстан Президенты Петербург халыкара икътисадый форумда "Инвестицион сәясәтнең яңа алымнары: үсеш локомотивлары" панель сессиясендә катнашты

24.05.2018

Бүген Петербург халыкара икътисадый форум кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Инвестицион сәясәтнең яңа алымнары: үсеш локомотивлары" панель сессиясендә катнашты. 

Сессиядә махсус инвестицион контракт СПИК 2.0 - инвесторларга ярдәм механизмын камилләтерү турында сүз барды. Шулай ук инвесторларга уңайлы финанс, икътисадый, көйләү шартларын булдыру турында да сөйләштеләр. 

Рөстәм Миңнеханов чыгышында СПИК 2.0 механизмын булдыру эшен дәвам итәргә кирәклегенә һәм документны якын арада кабул итәргә кирәклегенә игътибар итте. "Без 2.0 турында күптәннән сөйләшәбез.Әмма кайсыдыр этапта эш тукталды, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Россия Президенты тулаем региональ продукт күләмен арттыру бурычын билгеләде. Инвестицияләр булмаса, нәрсә исәбенә без аңа ирешик? СПИК 2.0 буенча без инде 10 реаль проект тәкъдим иттек". 

"Гади кешегә бөтен эшкуарлар да үз проектлары белән чиратта тора дип уйлый. Юк. Һәрберсе белән очрашырга, сөйләшергә, аңлатырга кирәк. Күз алдына китерегез, компания 1,2 млрд. долларлык проектка бара. Инвестор өчен бу бик зур тәвәккәллек. Берәр нәрсә  булса, ул банкрот була. Без гарантияләр бирергә тиеш - барысы да яхшы була, салым турындагы законнарга үзгәрешләр кертелми", - диде Рөстәм Миңнеханов. Һәм РФ Дәүләт Думасында әлеге документның якын арада кабул итү кирәклеген ассызыклады. 

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.