Рөстәм Миңнеханов ПХИФ-2018 кысаларында берничә эшлекле очрашу уздырды

24.05.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ПХИФ-2018 кысаларында берничә эшлекле очрашу уздырды. 

Башта ул «SUEZ» компаниясе генераль директоры Жан-Луи Шоссад белән очрашты. «SUEZ» – сәнәгать (шул исәптән куркыныч) һәм көнкүреш калдыклары белән эш итү өлкәсендә муниципаль берәмлекләр һәм сәнәгать предприятиеләре өчен хезмәт күрсәтү буенча бөтендөнья лидеры. Очрашу барышында яклар чистарткыч корылмаларны эксплуатацияләү һәм аларга хезмәт күрсәтү өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерүнең төрле вариантлары турында фикер алыштылар. 

MasterCard компаниясенең идарә әгъзасы, өлкән вице-президенты Тимоти Мёрфи белән әңгәмә барышында «Татарстан Республикасында яшәүче картасы» сынау проектын Зеленодольск шәһәрендә гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында сөйләштеләр. Бүгенгә Татарстан Республикасында яшәүче картасы 23 цифрлы сервисны гамәлгә ашыру өчен кулланыла. Рөстәм Миңнеханов һәм Тимоти Мёрфи Татарстан Республикасы белән MasterCard арасындагы хезмәттәшлекне үстерү турында фикер алыштылар. 

Татарстан Республикасы Президентының IBM корпорациясе җитәкчелеге белән очрашуында Татарстан белән IBM арасында электрон сәламәтлек саклау, фән һәм мәгариф өлкәсендәге багланышларны үстерү мәсьәләләре каралды.  

«Эр Ликид» компаниясенең Татарстандагы агымдагы эшчәнлеге Рөстәм Миңнехановның «Эр Ликид» президенты һәм баш башкарма директоры Бенуа Потье белән очрашуының төп темасы булды. «Эр Ликид» француз компаниясе техник һәм медицина газларын җитештерү белән шөгыльләнә.  «Эр Ликид»ның Татарстанда  «Алабуга» МИЗ һәм «Химград» технополис территорияләрендә үз җитештерүләре бар. Очрашу азагында Татарстан Президенты барында «КАМАЗ» ГАҖ белән «Эр Ликид» төркеме арасында техник газлар китереп тору буенча 20 елга инвестицион контракт имзаланды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.