Рөстәм Миңнеханов ПХИФ-2018 киңлекләрендә хезмәттәшлек турында берничә документ имзалауда катнашты

24.05.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ПХИФ-2018 киңлекләрендә хезмәттәшлек турында берничә документ имзалауда катнашты.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Яңа проектларны эшләтү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» автономияле коммерциячел булмаган оешмасы генераль директоры Светлана Чупшева Татарстан Республикасы территориясендә «Төбәкләр өчен киләчәк кадрлары» стратегик инициативасын гамәлгә ашыру максатларында Хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар. 

Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм «Икътисадый үсешне тизләтү институты (Рыбаков Фонд)» фондын гамәлгә куючы Игорь Рыбаков Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән «Икътисадый үсешне тизләтү институты (Рыбаков Фонд)» фонды арасында Хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар.    

Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов барында «Трансойл» төркеме һәм «Русфонд» хәйрия фонды арасында Хәйрия эшчәнлеге турында килешү имзаланды, килешү Казан федераль университетының Фундаменталь медицина һәм биология институты лабораториясендә сөяк җелегенең потенциаль донорларын типирлаштыруны автоматлаштыру һәм тизләтү өчен кирәкле җайланма сатып алуга юнәлдерүне күз алдында тота.

Бүген шулай ук WorldSkills Kazan 2019 һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионатының Оештыру комитеты белән Россиядә Coca-Cola системасы арасында партнерлык килешүенә кул куйдылар. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.