Бүген Петербург халыкара икътисадый форум кысаларында Татарстан Республикасы белән Ташкент өлкәсе (Үзбәкстан) арасында хезмәттәшлек турында Килешү имзаланды. Документка имзаларын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Үзбәкстан Республикасының Ташкент өлкәсе хакиме Гуломжон Ибраһимов куйдылар.
Документта сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни өлкәләрдә халыкара һәм тышкы икътисадый элемтәләр карала.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан Үзбәктсан белән Россия-Үзбәкстан мөнәсәбәтләре кысаларында элемтәләрне үстерүгә аеруча игътибар итә. 2017 елда сәүдә әйләнеше күләме 80 процентка артты һәм 92 млн. долларга кадәр җитте.
Татарстан Президенты әлеге Килешү алга таба сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләр үсешенә этәргеч булачагына ышануын белдерде.