Татарстан Президенты белән Санкт-Петербург Губернаторы Төбәкләр арасында хезмәттәшлек турында килешүне гамәлгә ашыру чаралары планын имзаладылар

24.05.2018

Бүген XXII Петербург халыкара икътисадый форумы киңлекләрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербург Губернаторы Георгий Полтавченко белән очрашты.  

Санкт-Петербург Губернаторы билгеләп үткәнчә, төбәкләр арасындагы мөнәсәбәтләр җитәрлек дәрәҗәдә үсә. 2016 елда үзара товар әйләнеше 30 млрд. сум.    

Хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре арасында Георгий Полтавченко медицина һәм фармацевтиканы атады.

Рөстәм Миңнеханов Губернаторны һәм бөтен петербурглыларны киләчәк бәйрәм – Санкт-Петербургка нигез салуның 315 еллыгы белән котлады. «Санкт-Петербург – илебезнең горурлыгы», - диде ул. 

Шулай ук Татарстан Президенты Петербург халыкара икътисадый форумын оештыруның югары дәрәҗәсен билгеләп үтте: «Мин һәр елны аның эшендә катнашам һәм бу форум Давостагы форумнан кайтыш түгел. Бу – менә дигән мәйданчык, монда чит илләр партнёрлары белән багланышлар урнаштыру өчен бөтен шартлар тудырылган». 

Очрашу кысаларында яклар үзара сәүдә күләмнәрен арттыру һәм уртак проектларны үстерү эшен дәвам итәргә әзер булуларын белдерделәр.    

Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм Георгий Полтавченко Төбәкләр арасында хезмәттәшлек турында килешүне гамәлгә ашыру чаралары планын имзаладылар. Килешүгә 2016 елда Санкт-Петербург Губернаторының Казанга эш сәфәре кысаларында кул куелган. Документ сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни өлкәләрдә уртак эшчәнлекне күз алдында тота.   


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.