Рөстәм Миңнеханов янәдән «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советын җитәкли

21.05.2018

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ акционерларының еллык җыелышы узды. Аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды.

2017 елдагы эшчәнлек турында хисап нотыгы белән холдинг генераль директоры Рафинат Яруллин чыгыш ясады. Хисап елында  «Татнефтехиминвест-холдинг» республиканың нефть-газ комплексын үстерү эшен дәвам иткән. Шул исәптән төп юнәлешләр буенча – яңа технологияләрне гамәлгә кертүгә ярдәм күрсәтү.

Предприятиеләр һәм фәнни оешмалар катнашында нефть химиясе һәм автомобильләр төзелеше өлкәсендә сәнәгатьне үстерү буенча тикшеренүләрнең һәм эшләнмәләрнең «Ак Китабы» эшләнгән. Документ республика предприятиеләренә һәм министрлыкларына җибәрелгән. 

2017 елда холдинг фәнни-техник советының 11 утырышы уздырылган, шулардан 4 мәсьәлә Директорлар советына чыгарылган.   

Базарга 17 маркетинг күзәтүе уздырылган. Шулардан цеолитлар, меламин, метионин, бор, хризотил, суперпластификаторлар буенча тикшеренүләр бар.  

2017 елда компаниянең чиста табышы 542 млн. сумнан арткан.

Җыелыш 2017 ел өчен ТНХИ-Х акционерларына 162,7 млн. сум дивиденд түләү турында карар чыгарды, бер акциягә 387 сум диярлек.

«Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖнең яңа Директорлар советы сайланды. Яңа Совет рәисе итеп Рөстәм Миңнеханов сайланды. Генераль директор итеп Рафинат Яруллин расланды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте. "Девон" МА материаллары кулланылды.