Минтимер Шәймиев Болгарда төзелә торган объектларны карады

27.01.2012

Бүген ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Болгар музей-тыюлыгында һәм Болгар шәһәрендә булды. Ул “Татарстанның мәдәни мирасы: борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәрчеге” проектын гамәлгә ашыру кысаларында төзелә торган объектларда эшләрне оештыру мәсьәләләренә багышланган күчмә киңәшмә үткәрде.

Киңәшмдәдә катнашучылар Болгардагы Елга вокзалы төзелешенең барышы белән танышты. Әлеге объектны быелның июнендә файдалануга тапшыру күздә тотыла. Елга вокзалын төзү буенча төп эшләр башкарылган инде. Бары тик бизәкләү эшләрен тәмамлыйсы һәм җиһазларны урнаштырасы бар.

Вокзал бинасы белән танышканда башняларның түбәсен нинди материалдан эшләүгә кагылышлы мәсьәлә күтәрелде. Берникадәр фикер алышканнан соң М.Шәймиев хәлиткеч карарга килде. Аның фикеренчә, түбә бакырдан булырга тиеш. Бинаның эчендә М.Шәймиевкә түшәмнәрнең берничә төре тәкъдим ителде. Шулай ук вокзалның икенче катындагы ишек каршында “Яңарыш” фонды символикасын урнаштырырга дигән тәкъдим килде. ТР Дәүләт Киңәшчесе әлеге идеяне хуплады.

Алга таба киңәшмәдә катнашучылар 922 елда Идел буе болгарларының ислам динен рәсми рәвештә кабул итүе хөрмәтенә куелачак Истәлек билгесен карады. Объектны агымдагы елның 21 маенда файдалануга тапшыру күздә тотыла.

Төзелеш эшләре план нигезендә алып барыла, төп эшләр төгәлләнгән инде, тиздән бизәкләү эшләре башаланачак. Искәртеп узабыз, әлеге объектның төп залында изге китап – дөньядагы иң зур басма Коръән урын алачак. 2012 елның июненә кадәр Коръән Кол Шәриф мәчетенең беренче катында торачак. Төп залның диварында 922 елда Болгарга сәяхәт кылган Ибн Фадланның сәяхәт маршруты картасы урнаштырылачак. Аны сынчы Рөстәм Аббасов эшли.

Вокзалның аскы катында музей-күргәзмә комплексы урнашачак, залда күргәзмәләр һәм конференцияләр узачак. Күргәзмә экспозициясе борынгы материаллар һәм заманча мультимедиа технологияләрен үзендә берләштерер дип көтелә. Шулай ук Идел буе болгарларының ислам динен кабул итү актын чагылдыручы мозаик панно урнаштырылачак.

М.Шәймиев авторга, бирегә килүчеләр әлеге эшкә карата дәгъва белдермәсен өчен, панноның эскизын эшләп бетерергә күрсәтмә бирде. “Тиешле сыйфатка ирешү өчен күп эшләргә кирәк”, - дип ассызыклады ул.

Алга таба кунаклар Икмәк музее янәшәсендә төзелүче “Болгар” мәчете һәм мәдрәсә комплексын карады. Ул мәчеттән, мәдрәсәдән, шулай ук дин әһелләре белән рәсми очрашулар үткәрү һәм кунаклар кабул итү өчен шәйхелислам яки мөфти хәзрәтнең резиденциясеннән гыйбарәт булачак.
Биредә төзелеш эшләренең төп өлеше шулай ук ахырына якынлашып килә.

Минтимер Шәймиев башкарылган эш күләменнән канәгать калды.

Объектлар белән танышып чыкканнан соң күчмә киңәшмәдә катнашучылар Болгар шәһәрендәге Балалар сәнгать мәктәбенә юл тотты, анда “Болгар” фондына акчалата ярдәм күрсәткән Спас районы хәйриячеләренә Рәхмәт хатлары тапшырылды.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы