Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Зур Париж (Франция) төбәгенә инвестицияләр агентлыгы вәкилләре белән очрашты.
Очрашу Иннополис шәһәрендә 5G технологиясенең яңа буыны челтәренең тәҗрибә зонасын ачу кысаларында узды.
Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзендә билгеләгәнчә, Татарстан Республикасы Франциябизнесы белән хезмәттәшлек итү яклы.
Ул кыскача республиканың икътисады, Франция компанияләре белән хезмәттәшлек итү тәҗрибәсе, инвесторлар белән эшне алып бару турында сөйләде.
Татарстан Президенты хезмәттәшлек өчен уңайлы юнәлешләрне дә билгеләде, шул исәптән Сәүдә-сәнәгать палаталары эшчәнлеге кысаларында.
"Сезнең делегациянең республикага килүе - хезмәттәшлек һәм багланышлар өчен яхшы этәргеч", - диде ул.
"Зур Париж" проекты идарәсе башлыгы Александр Миссоф очрашуда "Зур Париж" шәһәр кидлеге турында сөйләде, аның составында йөздән артык эре предприятие бар. Проект мегаполис үсешенә юнәлдерелгән, анда шәһәрне азык-төлек белән тәэмин итү, энергия белән тәэмин итү, транспорт челтәре, төзелеш һәм башка юнәлешләр бар.
Александр Миссоф билгеләгәнчә, "Зур Париж" шулай ук Иннополис шәһәрен хәтерләтә. Бүген Франция делегациясе Казандагы ИТ-паркта да булган. Әйе, без бер--беребездән күп нәрсәгә өйрәнә алабыз, диде ул, безне Казан һәм Татарстан бик кызыксындыра, биредәге гамәлгә ашырыла торган проектлар да. Визитыбыз элемтәләр үсешенә этәргеч булыр, дип өметләнәбез, диде Александр Миссоф.
Ул шулай ук Татарстан белгечләрен, "Зур Париж" проекты белән якыннан танышу өчен, Парижга чакырды.