Бүген Иннополис шәһәре территориясендә 5G технологиясенең яңа буыны элемтәсе тәҗрибә зонасы ачылды.
Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, «Ростелеком» ГАҖ президенты Михаил Осеевский, Huawei компаниясенең Россиядәге генераль директоры Эйден У һәм «Таттелеком» ГАҖ генераль директоры вазыйфаларын башкаручы Денис Улесов катнашты.
Кунаклар һәм чарада катнашучылар өчен 5G технологиясе мөмкинлекләре тәкъдир ителде. Билгеләп үтелгәнчә, мобиль элемтә тулаем тормышны үзгәртте, ә 5G технологиясе цифрлы икътисадны тулаем үзгәртәчәк.
«Ростелеком» ГАҖ президенты Михаил Осеевский, аерым алганда, билгеләп үткәнчә, компания партнерлары - Huawei һәм«Таттелеком» белән бергә, Иннополиста тәҗрибә зонасын урнаштырды, монда яңа продуктлар булдыручы, стартаплар ачучы күп компанияләр эшли.
Иннополистагы тәҗрибә зонасы 5G технологиясе мөмкинлекләрен практикада файдалануны күрсәтәчәк.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үз чиратында белдергәнчә, 5G технологиясе – цифрлаштыруның бөтенләй яңа мөмкинлеләре ул, мондый инфраструктурадан башка цифрлы икътисадны гамәлгә ашыру мөмкин булмаячак.
Рөстәм Миңнеханов «Ростелеком»нан булган партнерларга һәм Кытайдан партнер – Huawei компаниясенә Иннополита 5G технологиясенең яңа буын челтәрен ачу өчен рәхмәт белдерде.
«Ышанам, без бергәләп бөтен ил күләмендә боларның барысын да гамәлгә ашырырлык база эшләрбез», - диде ул.
Тәкъдир итү тәмамлангач, Рөстәм Миңнеханов һәм компания вәкилләре журналистлар сорауларына җавап бирделәр.
Тәкъдир итү башланганчы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Huawei Technologies Co., Ltd. компаниясе генераль директоры Пин Гуо әфәнде белән очрашкан иде.