Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Денис Вәлиевны 3 ел срокка Татарстан Республикасының Казахстан Республикасында Тулы вәкаләтле вәкиле итеп билгеләү турындагы указга кул куйды.
Моңарчы Денис Вәлиев Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары вазыйфасын биләгән иде.
Искәртәбез, Татарстан Республикасы Президенты быел март аенда Рөстәм Вәлиулловны Татарстанның Казахстанда Тулы вәкаләтле вәкиле вазыйфасыннан азат иткән иде. Бүген Рөстәм Вәлиуллов Татарстан Республикасы хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары вазыйфасын били.