Рөстәм Миңнеханов Алексеевск муниципаль районында булды

20.05.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Алексеевск муниципаль районына эш сәфәре кылды, анда ул язгы кыр эшләренең барышы белән танышты. Сәфәрендә аны Россия Федерациясе Дәүләт Думасының Аграр мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Айрат Хәйруллин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм Алексеевск муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Демидов озата йөрде.

Алексеевск муниципаль районы басулары өстеннән очып узганнан соң, Рөстәм Миңнеханов авыл җирлекләре башлыклары һәм авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре белән Урта Тигәнәле авылындагы «Алга» күмәк хуҗалыгы басуында очрашты. 

Килүгә үк, Рөстәм Миңнеханов «Сервис-Агро» компанияләр төркеменә керүче Batr органоминераль ашламалар җитештерүче завод күргәзмәсен карап чыкты.

Кыр эшләренең барышы турында Сергей Демидов сөйләде. 20 майга язгы культуралар 41,2 мең га чәчелгән, бу – планның 73%ы. Шул исәптән язгы бөртеклеләр 24,4 мең га чәчелгән (фаразга карата 89%), орлыклык кукуруза– 2,5 мең га (90%), көнбагыш – 4,3 мең га (40%), рапс – 0,6 мең га (51%).

«Игенчелек буенча аерым кисәтүләр юк, – диде Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов. – Алексеевск районында терлекчелек продукциясен җитештерү буенча кулланылмаган резервлар бар».

Татарстан Президенты предприятиеләр җитәкчеләре сорауларына җавап бирде, аерым алганда, шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм чаралары турында. «Авыл кешеләре мини-ферма төзергә телиләр икән, аларга мондый мөмкинлек бирергә кирәк», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Аннары Татарстан Республикасы Президенты «Алга» күмәк хуҗалыгының терлекчелек комплексында булды.  


ТР Авыл хуҗалыгы һ азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте материаллары буенча