Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лаеш муниципаль районына эш сәфәре кылды, анда ул язгы кыр эшләренең торышын бәяләде. Сәфәрендә аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Лаеш мунициципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев озата йөрде.
Лаеш районы авыл хезмәтчәннәре белән Татарстан Республикасы Президенты Кече Елга авылы янындагы басуда очрашты. Моңарчы Рөстәм Миңнеханов Лаеш районы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең продукциясе күргәзмәсен карады.
Чәчү кампаниясе темплары турында район башлыгы хәбәр итте. Быел бөртекле культураларны 26 мең га чәчәргә җыеналар. Язгы культуралар – 15,5 мең га, уҗымнар – 10,5 мең га. Техник культураларга 3 мең га бирелгән: рапс, көнбагыш, соя. Бүгенгә барлыгы 67% мәйдан чәчелгән. Эшләрне 26 майга төгәлләргә ниятлиләр.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Лаеш фермерларының зур өстенлеге бар – алар Казанга, эре базарга якын. «Иң мөһиме – базар. Сез халкы 1,2 млн. булган шәһәргә якын. Бу конкурент өстенлектән файдаланырга кирәк. Электрон сәүдә рәвешләрен үзләштерегез», - диде Рөстәм Миңнеханов.
«Сез продукциягезне арадашчыларсыз сата алсын өчен без Казанда һәм мунициципаль районнарда агропромпарклар төзүне дәвам итәбез. Сезгә республика башкаласына ярты сәгатьлек юл. Ә без сезгә ярдәм күрсәтәчәкбез. Берәр каршылык килеп чыкса – аларны бетерергә тырышачакбыз. Иң мөһиме – үз җитештерүегезне үстерегез», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Шуннан соң Татарстан Республикасы Президенты Кече Елга авылына килде, анда ул капиталь ремонттан соң Мәдәният йортын карап чыкты. Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, Мәдәният йортында «Тылсым» халык театры эшли, аның артистлары балалар спектакленнән өзек күрсәттеләр.
Татарстан Президенты авыл клубы хезмәткәрләренә һәм артистларга татар милли традицияләрен, туган телне һәм мәдәниятне саклап калудагы тырышлыклары өчен рәхмәт белдерде.
Мәдәният үсешенә зур өлеш керткәне өчен Кече Елга «Тылсым» халык театры режиссеры Рәүлә Вәлиуллинага Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре» мактаулы исеме дәүләт бүләген тапшырды.