Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлки муниципаль районында язгы чәчү эшләре барышын тикшерде. Эшлекле сәфәрендә аны ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм Әлки районы башлыгы Александр Никошин озата йөрделәр.
ТР Президенты башта кырлар өстеннән очып узды, Хлебодаровка авылы, Иске Балыккүле, Югары Матак авыллары кырларын («ВостокЗернопродукт» АҖ), Чуаш Шәпкәсе авылы, Түбән Колчура авылы («Хузангаевское» ҖЧҖ), Югары Әлки, Түбән Әлки авыллары кырларын ("Яшь көч" ҖЧҖ) күзәтте.
Түбән Әлки авылында бертуган Шәйхетдиновларның шәхси сәнәгать паркы территориясендә Рөстәм Миңнеханов райондагы чәчү эшләрендә катнашучы хуҗалыклар җитәкчеләре, инвесторлар һәм җирле үзидарә башлыклары белән очрашты.
Александр Никошин хәбәр иткәнчә, бүгенге көнгә 31,3 мең гектар (67%), шул исәптән 15,1 гектар бөртекле чәчелгән. Гомумән 46,6 мең гектарда чәчү планлаштырыла. Бөртеклеләр - 17,2 мең гектар, рапс - 3,2 мең гектар, көнбагыш - 11 мең гектар, кукуруза - 11,6 мең гектар. 18,6 мең гектардагы уҗымнар ашланган.
ТР Авыл хуҗалыгы башлыгы Марат Әхмәтов сүзләренчә, районда биш эре сөт комплексы эшли. "Сөтчелек тармагына гаять күп акча кертелде. Бүген базарда сөтне сатып алу бәяләре ким, ләкин бу чорны уздырырга кирәк", - диде ул.
Рөстәм Миңнеханока район халкы Үзәк район хастаханәсеннең инфекцияләр бүлеген һәм Үзәк район китапханәсен төзекләндерүне сорап мөрәҗәгать иттеләр. Татарстан Президенты ике объектны да исәпкә алырга йөкләде.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов бертуган Шәйхетдиновларның шәхси сәнәгать паркы белән танышты. Территориядә көнбагыш мае җитештерүче 2 цех, төзелеш материаллары җитештерү линиясе һәм авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау цехы эшли.