Татарстан Президенты республика студентлары белән очрашты

25.01.2012

Бүген Казан Идел буе федерал университетының актлар залында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов махсус дәүләт стипендиясенә ия булучылар белән очрашты. Россия студентчылыгы бәйрәме - “Татьяна көне”ндә уздырылган очрашуда ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР югары уку йортлары ректорлары советы рәисе – КФУ ректоры Илшат Гафуров, “ТР Студентлар лигасы” президенты Тимур Сөләйманов, министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, югары уку йортлары ректорлары, мөгаллимнәре, “Лидер” республика яшьләр клубы, студент яшьләр иҗтимагый берләшмә вәкилләре катнашты.

Бүгенге очрашу кысаларында Илшат Гафуров 2011 нче елда КФУ да төрле юнәлешләр буенча гамәлгә ашырылган проектлар һәм алдагы бурычлар турында сөйләде. Ул хәбәр иткәнчә, былтыр фәнни, уку лабораторияләре һәм инфраструктура булдыру өчен яңа җиһазлар кайтарылган. Укыту-лаборатор мәйданнарны киңәйтү күздә тотыла. Вуз кооперацияләре һәм икътисадның реаль секторы арасындагы хезмәттәшлек урнаштыру, вуз кооперацияләренең җитештерүче компанияләр белән багланышларын ныгыту буенча проектлар тормышка ашырыла.

Илшат Гафуров билгеләп узганча, КФУ студентлары исемлегендә 318 Татьяна исәпләнә, мөгаллимнәргә килгәндә 218 Татьяна исемле педагог студентларга белем өләшә.

Алга таба сүзне Президент Рөстәм Миңнеханов алды. Иң элек ул барлык Татьяналарны бәйрәм белән котлады. “Татьяна көне”ндә очрашуны без вузларда оештырырга дип килешкән идек. Мин бу бәйрәмдә катнашуыма бик шатмын. Бу сезне ишетү, сезне борчыган проблемалар белән танышу, сезнең сорауларга җавап бирү һәм Татарстандагы вакыйгалар агышы турында сөйләү мөмкинлеге”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов чыгышы башында.

“Гыйлемле кешеләр республиканың төп байлыгы булып тора, социаль-икътисади үсешне тәэмин итүче проектларны тормышка ашыру өчен югары әзерлекле белгечләр кирәк. Татарстан куәтле белем потенциалына ия булуы белән горурлана ала. Без яшьләргә һәм талантлы кешеләргә үзләрен күрсәтергә шартлар тудырырга тиеш”, - дип ассызыклый Президент.
Ул искәртеп үткәнчә, республика вузларында Россиянең башка төбәкләреннән килеп белем алучылар да шактый. “Элек без теге яки бу мөһим проектка тотыну турында сүз алып барганда иң мөһиме - финанс мәсьәләсе дип уйлый идек, хәзер акчадан да бигрәк проектларны җиренә җиткереп тормышка ашырырлык зиһенле гыйлемле кешеләр кирәк булуына төшендек”, - ди Рөстәм Миңнеханов. Нинди генә өлкәгә кагылсак та кеше факторы зур роль уйный, дип саный ул.

“Татарстан Россия төбәкләре арасында лидерлар исемлегендә. Мәгариф өлкәсендә алга китеш булмаса, көндәшлеккә сәләтлелек турында сүз алып барып булмас иде. Безнең дәрәҗәбез үсте, даныбыз таралды. Универсиада хуҗабикәсе булуыбыз моңа этәргеч ясады. Студентлар тырышлыгы да җиңүгә өлеш кертте. Бәяләү комиссиясе әгъзалары да Татарстан студентларында Универсиаданы Казанда кабул итү теләгенең көчле булуын сизде”, - дип белдерде ТР Президенты.

Республика башлыгы фикеренчә, Татарстан җитәкчелеге студентлар белән ешрак очрашырга, алар мохитендәге мәсьәләләргә, студентлар мәнфәгатьләренә игътибар юнәлтергә тиеш.

Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, тиз үзгәрүчән заманча дөнья шартларында вузлар студентларга иң актуаль һәм кирәкле белемнәрне бирергә тиеш. Ул басым ясаганча, бүген илдә, дөньяда конкуренция бөтенләй башкача – ул һаман кискенләшә бара. “Бүген безнең бурыч – сездән зур талант ияләре, абруйлы белгечләр булдыру, шуңа күрә сезгә карата таләпләр кырысланды. Чит телләрне, аеруча халыкара инглиз телен, ә алга таба әле кытай телен өйрәнүгә дә игътибар җитдиләнергә тиеш”, - ди Рөстәм Миңнеханов.

Залда утыручылар игътибарына РФ Мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко, Мәскәү дәүләт университеты ректоры Виктор Садовничий, РФ Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Олег Морозовның видеокотлаулары тәкъдим ителде.

2011 ел йомгаклары буенча махсус дәүләт стипендиясе стипендиатлары исеменә 90 кеше лаек булган (22 аспирант һәм адъюнкт, 48 югары уку йорты студенты, хәрби училищелар һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы югары профессиональ белем бирү учреждениеләре курсантлары, 10 башлангыч һөнәри белем укучысы). 84 стипендиат дәүләт уку йортларында укый һәм 6 кеше дәүләтнеке булмаган уку йортларында белем ала.

Докладлар белән кайбер стипендиатлар да чыгыш ясады. Казанның тарихи һәм мәдәни һәйкәлләренә, авиатөзелештә IT-технологияләр куллану әһәмиятенә, татар теле һәм туган теллләрне үстерү зарурияте һәм башка мәсьәләләргә кагылышлы докладлар тыңланды. Аларның берсе әйтүенчә, апрельдә студентлар тарафыннан Казанның тарихи үзәге темасына багышланган конференция уздыру ниятләнә һәм аның эшендә катнашырга ТР Президенты да чакырылды. Рөстәм Миңнеханов үз чиратында әлеге конференциядә катнашырга тырышачагына вәгъдә бирде. “Студентлар үзләре яши торган шәһәр өчен көрәшергә тиеш”, - ди ул.
Очрашуны тәмамлап Рөстәм Миңнеханов: “Татарстан җитәкчелеге сезнең фикерләрне ишетергә тели. Безне үзегезнең җыеннарыгызга чакырыгыз. Республика язмышы сезнең кулларда. Бүген сезнең без янган идея һәм максатлар белән яшәвегезне белдек. Һичшиксез мондый очрашулар күбрәк булырга тиеш. Безгә сезнең омтылышлардан һәм теләкләрдән һәрвакыт хәбәрдар булырга кирәк”, - дип җөпләде ул.

Белешмә өчен. Аспирантларга стипендия 33,3 мең сумны тәшкил итә, вуз студентлары һәм хәрби училище курсантларына стипендия күләме – 27,8 мең сум, махсус урта уку йортларында укучыларга – 16,7 мең сум, башлангыч һөнәри белем бирү оешмаларында белем алучылар 15 мең сум стипендия алачак.

ТР Президенты матбугат хезмәте