Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә Татарстаннан сайланган депутатлар белән очрашты

25.01.2012

24 гыйнварда Мәскәүдә, РФ Дәүләт ДумасындаТатарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутатлар һәм Федерация Советы әгъзалары белән очрашты.
Очрашуда барлыгы 13 депутат, Федерация Советы әгъзалары - Әгъзам Гобәйдуллин һәм Вәгыйзь Минһаҗев, Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин һәм ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов катнашты, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиллеге матбугат үзәге.
Фәрит Мөхәммәтшин депутатларны алтынчы чакырылыш РФ Дәүләт Думасы депутатлары составына сайланулары белән котлады, алдагы чакырылыш депутатларының төбәккә федераль акчаларны җәлеп итү буенча керткән зур өлешен билгеләп үтте һәм бу эшне дәвам итәргә кирәклеген ассызыклады. “Сез республиканың икътисади һәм социаль инфраструктурасының тотрыклы үсешенә ярдәм итәргә тиешсез”, - диде ТР парламенты спикеры.
Депутатлар белән очрашулар хәзер даими рәвештә үткәреләчәк – алар Мәскәүдә яки Казанда аена бер тапкыр, төбәк атналыгы көннәрендә җыелачак.
РФ Дәүләт Думасының профиль комитетлары эше нигезендә 12 эшче төркем оештырылган, аларның һәркайсына кураторлык итүче депутат җитәкчелек итә. Мисал өчен, Марат Бариев – туризм өлкәсе, Әлфия Когогина – машина төзелеше, Кама икътисади районы һәм эшкуарлык, Айрат Хәйруллин авыл һәм агросәнәгать комплексы үсешенә, Алинә Кабаева яшьләр сәясәте һәм мәгълүмати технологияләргә кураторлык итәчәк.
Һәр төркемгә тиешле федераль программалар һәм эшчәнлек юнәлешләре беркетелә. Төркемнәрнең составына министрлык урынбасарлары дәрәҗәсендәге республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре керә. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм РФ Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Олег Морозов гомуми җитәкчелек һәм эшне координацияләү вазифасын башкарачак. Координацияләүнең “техник ягы” ТР Икътисад министрлыгына беркетелгән.
Татарстан икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов бишенче чакырылыш депутатлар тарафыннан башкарылган эш һәм алтынчы чакырылышка планнар турында җентекле доклад белән чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан федераль дәрәҗәдә гамәлгә ашырыла торган программа һәм проектларда республиканың актив катнашуына бәйле бурыч куелган.
Алдагы чакырылыш депутатларының әлеге юнәлештәге эше уңай нәтиҗәләрен биргән. Мидхәт Шаһиәхмәтовның сүзләренә караганда, биш ел эчендә икътисадка 175 миллиард сум күләмендә федераль акчалар җәлеп ителгән. 2011 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасына 67,83 миллиард сум күләмендә финанслау лимитлары расланган. Федераль акчаларның төп өлеше – 29,9 проценты Универсиада ихтыяҗларына тотылган.
Узган ел Россия территориясендә 57 федераль максатчан программа гамәлгә ашырылган, аларның 29 ында республика да катнашкан, 26 программа буенча финанслар алынган.
2012 елда 55 федераль максатчан программаны гамәлгә ашыру күздә тотыла, аларның 37 сендә Татарстан Республикасы да катнаша алачак. Икътисад министры депутатларга Кама икътисади районы үсешенә аерым игътибар бирергә чакырды.
Олег Морозов ассызыклап үткәнчә, 2013 елга исәпләнгән бюджет апрель аенда ук планлаштырылачак.
Депутатлар белән киләсе очрашу бер айдан соң тагын да киңәйтелгән составта узачак – анда барлык эшче төркемнәргә беркетелгән республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашыр дип көтелә.

ТРның Россия Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиллеге матбугат үзәге