ТР Хөкүмәт йортында Универсиада объектдлары төзелеше мәсьәләләре турында фикер алыштылар

23.01.2012

Бүген ТР Хөкүмәте йортында Президент Рөстәм Миңнеханов рәислегендә 2013 елгы җәйге Универсиадага әзерлек барышында спорт һәм транспорт объектлары төзелеше мәсьәләләренә багышланган киңәшмә узды.

Президент сүзен бүген иртән үзе танышып чыккан төзелеш мәйданнарыннан башлады. “Кайбер объектлар буенча борчылу бар. Эшне бик үк уңышлы оештырмаган урыннар бар”, - диде ул. Президент шул ук вакытта күпчелек объектларда төзелеш эшләренең график нигезендә алып барылуын искәртте. Якын араларда, мәсәлән, Универсиада авылында медицина һәм җәмәгать куркынычсызлыгы үзәкләре файдалануга тапшырылачак.

Рөстәм Миңнеханов киңәшмәдә катнашучылар игътибарын тиз хәл итү таләп ителгән берничә мәсьәләгә юнәлтте. Президент барлык подрядчылардан графикны катгый саклауны таләп итте. Республика башлыгы Универсиада объектлары төзелеше буенча киңәшмәләрнең атна саен узачагын белдерде. Ә аерым объектлар төзелеше өчен җаваплы чиновниклар төзелеш штабларын көн саен җыярга тиеш була.

ТР Президенты матбугат хезмәте