Дмитрий Рогозин Казанда оборона предприятиеләрендә булды

21.01.2012

Бүген Казанга эш сәфәре белән килгән Россия Хөкүмәте вице-премьеры Дмитрий Рогозин Казан вертолет заводында һәм Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсендә булды. РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасарын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, шулай ук ТР Премьер-министры вазифаларын башкаручы Равил Моратов, Берләштерелгән авиатөзелеш корпорациясе президенты Михаил Погосян озатып йөрде.

Дмитрий Рогозин Казан вертолет заводында механик эшкәртү производствосында булды. Токарь һәм фрезер цехларында вице-премьер җитештерүчәнлекне берничә мәртәбә арттырырга мөмкинлек бирүче өр-яңа автомаштлаштырылган станокларны карады. Биредә үк Д.Рогозин предприятиедә сакчыл җитештерү принципларын гамәлгә кертү проекты белән танышты.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов вице-премьерга Казанның авиатөзелеш кластеры өчен технопарк төзү мөмкинлеген карарга тәкъдим итте. Р.Миңнеханов “КАМАЗ” ААҖнә хезмәт күрсәтүче Чаллының “Мастер” Кама индустриаль паркын кече эшкуарлык предприятиеләре өчен шундый мәйданчыкның уңай үрнәге дип атады.

Казан веортолет заводының җыю цехында Дмитрий Рогозинга заказ буенча Һиндстан Хәрби-һава көчләре өчен төзелә торган вертолетларны күрсәттеләр. Заказчының теләге белән Ми-17 вертолетының әлеге версияләрендә борт электроникасы өлкәсендәге иң алдынгы эшләнмәләрнең барысы да диярлек файдаланылган.

Кунаклар АКШ заказы буенча Әфганстан Кораллы Көчләре өчен төзелгән машиналарның берсен карады. Җыю стадиясендә булган Ми-38 вертолетының өченче прототибы Дмитрий Рогозинда аеруча зур кызыксыну уятты.

Казан вертолет заводында Дмитрий Рогозинга сугыш кирәк-яраклары җитештерүче “Позис” ААҖ һәм Горький исемендәге судно төзү заводы экспозицияләре тәкъдим ителде. Әлеге предприятиеләрнең җитәкчеләре ви-це-премьер игътибарын дәүләт оборона заказы проблемаларына юнәлтте.

Делегация әгъзалары Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсендә дә булды. Алар биредә төзелә һәм ремонтлана торган очкычларны карады, предприятиенең үсеш перспективалары хакында фикер алышты.

ТР Президенты матбугат хезмәте